Оперштабта Дмитий Патрушев рәислегендә АПКның төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оперштабында ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев рәислегендә урып-җыю эшләренең барышы һәм агросәнәгать комплексы эшенә башлангыч йомгаклар турында фикер алыштылар. Утырыш ВДНХда Хөкүмәтнең Координация үзәгендә узды, анда хәзерге вакытта «Россия» күргәзмә-форумы уза.
Министр әйтүенчә, хәзерге вакытта урып-җыю кампаниясе тәмамланган диярлек. Бөртекле һәм кузаклы культуралар   98% мәйданда  җыелып беткән.  
“Бункер үлчәмендә  151 млн тоннадан артык ашлык суктырылган, шул исәптән 99 млн тоннага якын бодай.   2023 елда уңыш күләме буенча Россия тарихында   икенче тапкыр шундый уңыш алуга  ирешелде.  Шуның исәбенә  эчке ихтыяҗларны тулысынча ябып кына калмыйча, без чит ил партнерларыбызга да шулай ук рекордлы күләмдә ашлык  җибәрә алабыз. План буенча, бу бер сезонда 65 млн тоннадан артык”, - дип сөйләде Дмитрий Патрушев.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук дөге һәм карабодай кебек социаль әһәмиятле культуралар җитештерү күләменең шактый артуын билгеләп үтте. Дөгенең тулаем җыемы 1,1 млн тоннадан артып китә, бу узган ел күрсәткеченнән 24%ка күбрәк. Карабодай 1,6 млн тонна суктырылган, бу безнең ил өчен иң югары нәтиҗәләрнең берсе. Моннан тыш, быел майлы культуралар, бәрәңге, яшелчә, шикәр чөгендере һәм башка культуралар җитештерү артты.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең югары күрсәткечләре, үз чиратында, базарда тулаем тотрыклы бәяләр вәзгыятен сакларга ярдәм итә. Министр билгеләп үткәнчә, быел социаль әһәмиятле күпчелек продуктларның  сату бәяләре динамикасы инфляциядән түбәнрәк. Аерым алганда, бу ашлык һәм сөт продуктлары, көнбагыш мае, ярмалар, макарон һәм бәрәңге. Шул ук вакытта,  объектив сәбәпләр аркасында аерым категория продуктларга бәяләрнең  артуы күзәтелә, бу  киеренкелекне киметү  өчен   Хөкүмәт тарафыннан махсус чаралар комплексы эшләгән. Ул җитештерүчеләргә ярдәм итүгә һәм эчке базарда тәкъдимнәрне арттыруга юнәлдерелгән. Бу вәзгыятьне тотрыклыландырырга мөмкинлек  бирәчәк  һәм продукцияне кулланучылар сатып алырлык бәядә тотарга  ярдәм  итәчәк.   
 Моннан тыш, оперштабта авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Аның кысаларында, 2023 ел нәтиҗәләрен исәпкә алып, авыл агломерацияләрендә 3,8 мең социаль объект, 1,5 мең километр юл төзеләчәк яки яңартылачак, 7,5 млн кв.метр торак файдалануга тапшырылачак яисә сатып алыначак һәм 12 мең төзекләндерү проекты гамәлгә ашырылачак.
Безнең республикада проектның гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Татарстанда Дәүләт программасын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан финанслау лимиты каралган – ул 1 992,0 млн.сум тәшкил итә. Вице-премьер,  республика программада киләсе елда да катнашырга уйлый, дип билгеләп үтте. 
“Республиканың 2024 елда Дәүләт программасы чараларында катнашуына килгәндә, шуны әйтәсем килә, без барлык юнәлешләрдә дә шулай ук катнашачакбыз. Федераль бюджеттан  безгә 3,7 млрд.сум күләмендә   лимит каралган, ә республика бюджетын, җирле бюджетларны һәм бюджеттан тыш чыганакларны исәпкә алып, гомуми финанслау  күләме 5,0 млрд. сум булачак. Шулай итеп, 2024 елда Татарстан иң зур финанслау лимиты булган төбәк булачак”, - дип хәбәр итте Марат Җәббаров.
Бу акчалар:  52 гаилә өчен авылда 3,8 мең кв.м. торак төзергә; 92 җәмәгать урыннарын төзекләндерергә; «Заманча авыл территорияләре” федераль проекты нигезендә компактлы торак  төзү буенча 4 проектны гамәлгә ашырырга;  10 социаль һәм 9 инфраструктура объектын файдалануга тапшырырга; 8 социаль-мәдәни-көнкүреш объектына һәм 3 агросәнәгать комплексы объектына  44 км автомобиль юлын норматив хәлгә китерергә; 147 студентка практика узарга һәм 160 студентка максатчан укырга  мөмкинлек  бирәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International