Министрлыкта Кыргызстан Республикасының Генераль консулы белән очрашу узды

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кыргызстан Республикасының Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашу узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үтте. Анда шулай ук министр урынбасарлары, бүлек башлыклары катнашты.
Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре белән таныштырды. Ул,  Татарстан Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5 урында тора, дип билгеләп  үтте. Россия төбәкләре арасында республика бүгенге  көндә   сөт җитештерү буенча - 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында,  чалу  өчен  терлек һәм кош-корт буенча -  8 урында, йомырка җитештерү  буенча 9 урында  тора.
 Бу киеренке елда да 3,5 млн.тоннадан артык ашлык, 1,7 млн. тонна шикәр чөгендере, 790 мең тонна бәрәңге һәм 250 мең тонна яшелчә җыелганлыгын  билгеләп  үтте  ул. Бу нәтиҗәләр халыкны тулысынча азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Очрашуда катнашучылар Татарстан агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга бәйле мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Эрик Бейшембиев җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасын агросәнәгать комплексын цифрлаштыруны үстерүдәге казанышлары өчен мактады.
Очрашу  азагында Марат Җәббаров Кыргызстан  Республикасының Генераль консулын 2024 елның 29-31 гыйнварында узачак ТатАгроЭкспо күргәзмәсенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International