Республикада кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Республикада 9 сентябрьдән башлап Казан шәһәрендә  14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск  районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында   авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. 
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Ленинград урамындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшен карады. Сәүдә мәйданчыгына  продукцияне Питрәч муниципаль районыннан алып  килгәннәр иде.  
Узган 12 ярминкә нәтиҗәләре буенча: 929,9 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 8 004,2 тонна яшелчә, шул исәптән - 4 874,8 тонна бәрәңге, 190,6 тонна үлчәүле сөт, 640,4 тонна шикәр, 919,9 тонна ит, шул исәптән - 530,0 тонна сыер ите.
Ярминкәләр уздыру өчен 35 муниципаль район, 11 254 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләр уздыру 2023 елның 23 декабренә кадәр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International