Министрлыкта Еврохолд Болгария банкы вәкилләре белән очрашу узды

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Марат Җәббаров рәислегендә Еврохолд Болгария төркеме вәкилләре  белән очрашу  узды.  Анда Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  катнашты.
Болгариянең Еврохольд төркеме үз эшчәнлеген ике юнәлеш буенча алып бара, болар: иминият һәм энергетика. Моннан тыш, Еврохолод Европада һәм Азиядә банк, идарәче һәм брокерлык компанияләренең киң инфраструктурасына ия. Төп эшчәнлеген Болгариядә, Россиядә, Македониядә, Грециядә, Белоруссиядә һәм Грузиядә алып бара.
Эшлекле очрашу барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан банк продуктларын гамәлгә ашыру планы турында фикер алыштылар. Банк хосусый һәм корпоратив клиентларга күп төрле хезмәтләр күрсәтә, күп еллар дәвамында Еврохолод Болгария эчке һәм халыкара валюта базарларында актив эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International