Министрлыкта бакчачылык һәм яшелчәчелек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү буенча киңәшмә узды. 
Киңәшмәдә Санкт-Петербургның бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү идарәсе башлыгы Андрей Лях, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашты.
Сәламләү сүзе белән Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү өлкәсендәге мөһим проблемалар турында сөйләде. 
“Бүгенге көндә СНТны үстерү буенча дәүләт программасы үсеш алмаган, ул әлеге ярдәмне җентекләп планлаштырырга мөмкинлек бирер иде. СНТ инфраструктурасы объектларының бердәм реестры да  юк”,- дип билгеләп үтте ул. 
Андрей Лях Санкт-Петербургның бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү идарәсе эшенең нәтиҗәлелеге темасы буенча чыгыш ясады. Ул идарә итү бурычларына, бакчачылык инфраструктурасының электр энергиясе белән  тәэмин итү объектларын, су белән тәэмин итү объектларын, юл һәм социаль инфраструктура объектларын үстерүгә юнәлдерелгән кайбер программаларның чараларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә игътибарны юнәлтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International