Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» йомшак эремчегенең яңа тәмдәге төрен чыгарды

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Хәзер линейкада 11 төрдә  эремчек десерты исәпләнә. Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» брендының  йомшак эремчекләр линиясен киңәйтте. Кура җиләге тәме белән  яңа эремчек десерты барлыкка килде. Продукт Казан һәм Татарстан районнары кибетләренә, шул исәптән Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинатының  берәмләп  сатыла  торган фирма кибетләренә  җибәрелде.
Йомшак эремчек составында - нормальләштерелгән сөт, әчеткеч   микроорганизмнар оеткысы һәм туңдырылган натураль кура  җиләге кисәкләре.
Әлеге продукт «Очень важная корова» эремчек  десертлары сериясенең классик стаканында чыгарыла: ак төстәге этикеткада  кура җиләге рәсеме төшерелгән.  Һәр стаканда 150 грамм продукт, майлылыгы -  4,2%. Мондый эремчекнең 100 граммында 7,6 грамм аксым, 4,2 грамм май һәм   10,6 грамм углевод бар. Энергетик  кыйммәте - 100,6 калорий.
Исегезгә төшерәбез, десерт линейкасы 2019 елның язында сатуга  чыккан иде. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты, бу яңа  тәмнән тыш, тәмләткечләр белән тагын 10  төрдә эремчекләр  чыгара, болар: банан, кара карлыган, персик, җиләк, шоколад валчыклары, классик, бөртеклеләр,  чия, манго, груша һәм апельсин-шоколад белән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International