Арча районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын котладылар

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Арча муниципаль районында булды. Берничә объектны карап чыккач, ул Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. 

Районга  килгәч, Марат Җәббаров «ЗЦМ (сыер сөтен алыштыргыч), премикслар һәм катнаш азык җитештерү буенча Идел буе заводы»нда булды. Бу Идел буе федераль округында бердәнбер иң зур завод. Яңа прогрессив технологияләр  куллану, җитештерү процессларын һәм идарә  системасын тулысынча автоматлаштыру авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортлар өчен югары сыйфатлы азык өстәмәләренең киң ассортиментын җитештерергә  мөмкинлек бирә.

«ЗЦМ, премикслар һәм катнаш азык җитештерү буенча Идел буе заводы» авыл  хуҗалыгы эшкәртү-кулланучылар кооперативы” компаниясенең  максаты - оптималь күләмдә һәм сыйфатлы сөт җитештерү максатында, икътисадый  нәтиҗәле тукландыру технологиясен төзү өлкәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән озак сроклы мөнәсәбәтләр булдыру.

Аннары министр эре мөгезле терлекләр өчен металл конструкцияләр җитештерүче «ТехноАрск» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты, ул абзар эчендә терлекләр ачен аерым урыннар, суэчкечләр, хедлоклар һ.б.ларны җитештерә.  Предприятиенең җитештерү мәйданнары 3000 кв.м. мәйданда  урнашкан һәм  бу ел әйләнәсендә теләсә нинди катлаулы эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә. 

"Арча" спорт комплексында   агросәнәгать комплексы алдынгыларын котлау буенча тантаналы чара узды. Марат Җәббаров үзенең сәламләү чыгышында Арча районында урып-җыю нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Район буенча    160 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш буенча иң яхшы күрсәткечләр: "Казанка" агрофирмасында - 38,2 ц/га, "Ак Барс" ҖЧҖендә - 37,8 ц/га, «Курса МТС"ында - 36,2 ц/га, «Кырлай» агрофирмасында - 35,5 ц/га һәм «Игенче» агрофирмасында – 34 ц/га.

 “Үсемлекчелек турыдан-туры терлекчелеккә бәйле. Районда аны  үстерүгә зур игътибар бирелә. Агымдагы елның 10 аенда 62 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, узган елга карата үсеш 116%”, - дип ассызыклады министр.

Министр Арча районында тармакның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International