Татарстанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» проектында катнашучылар авыл хуҗалыгында газ-мотор ягулыгын куллануның экологик һәм икътисадый өстенлекләрен өйрәнделәр.
Тыңлаучылар газ-мотор ягулыгынң агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен традицион ягулык төрләреннән бер ярым-ике тапкыр арзанракка төшүен белделәр. Бу агропредприятиеләр чыгымнарын шактый киметергә ярдәм итәчәк, ә нәтиҗәдә - авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәте дә кимиячәк. Якын киләчәктә газ-мотор ягулыгын куллану күләме, шул исәптән АПКда, 3,5 тапкыр артырга мөмкин, бу илебезнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ягулыкка чыгымнарын елга 100 млрд сумга киметергә мөмкин.
Мотор ягулыгы буларак, табигый газ атмосферага тискәре газлар бүленеп чыгуны киметәчәк. Бу экопродукция җитештерүне һәм агротуризмны үстерү өчен авыл территорияләренең экологик иминлеген арттыруга ярдәм итәчәк.
Россельхозбанк экспертлары фикеренчә, агросәнәгать комплексы өчен газ-мотор инфраструктурасын үстерү стратегик әһәмияткә ия. 2030 елга авыл хуҗалыгы техникасы өчен энергия ресурсларын куллану структурасында газ-мотор ягулыгы өлеше 7 процентка кадәр артачак.
АПКда газ-мотор ягулыгына күчүгә кызыксындыру, беренче чиратта, Россия Федерациясе төбәкләрендә техниканы газда йөртү инфраструктурасының үсешенә, авыл хуҗалыгын интенсификацияләүгә һәм авыл территорияләрен үстерүгә китерәчәк. Газ-мотор ягулыгы техникасын сатып алырга яисә булганнарын үзгәртеп көйләргә дәүләт ярдәме чаралары яки Россельхозбанкның махсус программалары ярдәм итәчәк.