Министрлык шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә

2023 елның 1 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 4 декабреннән 21 декабренә кадәр  шәхси  ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар өчен тотылган чыгымнар  өлешен  каплауга  субсидияләр алуга гаризалар  кабул  итә, субсидияләр болай карала:   8 һәм аннан  күбрәк сыер өчен  сөт фермасы  төзүгә - 600 мең сум,   5  һәм аннан күбрәк  сыер өчен сөт фермасы төзүгә    300 мең сум исәбеннән.

Документлар «Мои субсидии» системасы аша электрон рәвештә кабул  ителә.
Мәгълүматны  төгәлләштерү өчен  телефон: 8(843) 221-76-88 (8801). 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International