Министрлыкта агросәнәгать комплексының хөрмәтле ветераны Сабирҗан Бәхтияровны 65 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы павыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Сабирҗан Бәхтияров – мактаулы һәм хөрмәтле аграрчы, ул 30 елдан артык гомерен Татарстанның кошчылык сәнәгате системасында шофер һәм тракторчы булып эшләүгә багышлаган. Үзебезнең республикада кошчылык үсешенә лаеклы өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ветеранга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды.