Татарстанда узган унөч авыл хуҗалыгы ярминкәсенә йомгаклар ясадылар

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Республикада 9 сентябрьдән Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында  2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә   3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.

Узган 13 ярминкә нәтиҗәләре буенча: 993,0 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан - 8 131,0 тонна  яшелчә, шул исәптән 4 941,7 тонна бәрәңге, 206,3 тонна үлчәүле  сөт, 677,6 тонна шикәр, 999,7 тонна ит, шул исәптән 577,4 тонна сыер ите.

Ярминкәләр уздыруда  35 муниципаль район катнашкан, 12 122 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләрне 2023 елның 23 декабренә кадәр уздыру планлаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International