Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Кытай Халык Республикасыннан бизнес-делегация килде

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Кытай Халык Республикасыннан бизнес-делегация килде. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Анда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гелүс Баязитов, инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Рүзәл Исхаков һәм «Рацин» АҖенең проект офисы башлыгы Ләйсән Мәлләмова катнашты.

Сәламләү сүзе белән Марат Җәббаров чыгыш ясады. “Без Кытай Халык Республикасында еш булабыз һәм Татарстан Республикасында Кытай компанияләре белән безнең уртак проектлар бар”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре белән таныштырды. Ул, Татарстан Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча 5  урында тора, дип билгеләп  үтте. Россия төбәкләре арасында республика беренчел нәтиҗәләр буенча: сөт җитештерү буенча - 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында, чалу өчен терлек һәм кош-корт  җитештерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча 9 урында  тора. 

Быелгы  киеренке елда да 3,5 млн.тоннадан артык ашлык, 1,7 млн. тонна шикәр чөгендере, 790 мең тонна бәрәңге һәм 250 мең тонна яшелчә җыеп алынган. Мондый күрсәткечләр халыкны тулысынча азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Аннары очрашуда катнашучылар бодайны тирән эшкәртү өчен җайланмалар кайтару өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International