«Очень важная корова» бренды продукциясен чыгару күләме 29,3%ка арткан

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 2023 елның 9 аена йомгаклар ясады. Предприятиенең төп күрсәткечләренең шактый  артуы  күзәтелә.  Зеленодольск сөт  эшкәртү комбинатының әзер продукциясен чыгару күләме 137,5 мең тонна тәшкил итә. Аерым алганда, комбинат «Очень важная корова» бренды   продуктларын 31,5 мең тонна чыгарган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 29,3% тәшкил итә. Шулай ук предприятие «Обнимама» бренды белән 6,8 мең тонна продукт җитештергән, бу 2022 елның тугыз аена караганда 2%ка күбрәк. Федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 9,5 мең тонна продукт җитештергән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 9,8%ка күбрәк.

Өч җитештерү мәйданчыгында - Зеленодольск, Чистай һәм Буа предприятиеләрендә сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 192 мең тоннадан артып киткән.  Һәркөнне 704 тонна сөт-чимал эшкәртелгән. Иң күп  җитештерелгән товар -  «Очень важная корова» брендының 72,5%  майлылык  белән «Крестьянское» атланмае, ул 7,8 млн данә сатылган, майлылыгы 2,5% булган, эчәргә яраклы «Васькино счастье» сөте, ул  12,2 млн берәмлек сатылган һәм балалар өчен «Обнимама» эремчекләре, алар  19,1 млн савыт  сатылган. 

2023 елның 9 ае йомгаклары буенча комбинат үзенең җитештерү мәйданчыкларын яңартуга 242 млн.сумнан артык инвестиция керткән. Буа филиалы территориясендә коры сөт продуктлары цехын яңартып  җиһазландыру соңгы стадиядә диярлек. Зеленодольскида  йомшак эремчек һәм каймак җитештерү күләмен арттыру  проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Чистай филиалында эремчек җитештерү участогын модернизацияләү башланды. 

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты 2023 елның 9 аенда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре һәм фондларга күчерүләр рәвешендә 513,6 млн. сум  җибәргән. Предприятие табышы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, НДСны исәпкә алып, 2,4%ка, ягъни 11,0 млрд.сумга кадәр арткан. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International