Узган атнада волейбол буенча ярышларның төркем этабы узды. Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында матчлар «Триумф» спорт комплексы мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы төркем этабы кысаларында 2 матч үткәрде. Беренчесендә – Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре командасы белән, икенчесендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре командасы белән уйнадылар. Ике матчта да безнең команда 2:0 исәбе белән җиңү яулады.