«Август-Агро» агрохолдингы Татарстанда бөртеклеләр уңышы күләме буенча лидер булды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча быелгы сезонда «Август-Агро» ИК авыл хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре арасындагы рейтингта беренче урынны алды: барлыгы 318 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, шуның 307 мең тоннасы көзге һәм язгы бодайга туры килә. Бер гектардан  уртача уңыш 29,4 центнер булган. Бу - төбәк дәрәҗәсендә гомуми уңыш күләменә зур өлеш кертү.  Корылык аркасында киеренке сезон булуга да карамастан, республика аграрийлары 3,7 млн тоннадан артык ашлык җыеп ала  алдылар.

2022 елда игенчеләр өчен булган уңай һава шартлары нәтиҗәләре буенча     «Август-Агро» ИК җыелган тулаем ашлык күләме буенча беренче тапкыр Татарстан лидерлары өчлегенә керде. Корылыклы 2023 елда агрохолдинг   бу өстенлекләргә  хәтта климат стресс-факторлары йогынтысы шартларында да тотрыклы уңыш алырга һәм авыл хуҗалыгы бизнесының табышлылыгын югалтмаска  мөмкинлек бирә торган һәм ресурсларны саклап калучы No-Till сөрүсез игенчелек технологиясен үз хуҗалыкларында куллану аркасында  ирешкән.

Туфракны бер дә эшкәртмичә һәм аны каплау өчен урактан калган кылгаларны  куллану кырларның су һәм җил эрозиясеннән азрак зыян күрүенә һәм  уңдырышлылыкны югалтмавына  китерә, нәтиҗәдә, игелә торган культураларга дым җитмәү аркасында  зыян азрак килә.   2023 елда   Татарстан Республикасының көнчыгыш һәм көнбатыш зоналарындагы  компания кырларында вегетация чорында явым-төшем күләме уртача еллык нормадан 5-10 тапкыр түбәнрәк булуга  карамастан,  No-Till технологиясе тагын  бер   тапкыр үзенең өстенлекләрен күрсәтте. Хәтта май аенда булган салкын  кыраулар да югары уңыш алуга   комачауламады, шул  ук  вакытта кайбер территорияләрдә көзге культуралар аннан  шактый  зыян күрде.  

«Август-Агро» ИК хуҗалыкларында бөртекле һәм майлы культуралар буенча уңышның гомуми күләме 449 мең тонна булды. Бодайдан тыш, 2023 елда компаниянең агрофирмаларында язгы рапс, көнбагыш, борчак, май  җитене һәм карабодай үстерелде. Быелгы урып-җыю кампаниясе 14 июльдә башланып, 6 ноябрьдә тәмамланды.

Киләсе ел уңышының конкрет күләмнәре турында  сүз алып  бару әлегә иртәрәк, әмма белгечләр, октябрь азагында көзге бодай чәчүлекләрен тикшергәннән соң,  үсемлекләрнең 80%ы   кышка бик яхшы һәм 20%ы яхшы хәлдә керә, дип әйттеләр.  

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сөрүсез игенчелек, һәр гектардан уңышны максималь дәрәҗәдә тәэмин итеп,  кырларны пар килеш  калдыруны күздә тотмый. Әлеге технологияне кулланудан туфракның уңдырышлылыгы бары  тик беркүпме вакыт  узу белән генә арта, һәм No-Till ярдәмендә һәр елда  тотрыклы уңыш алуга өметләнергә мөмкин.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International