ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2023 ел
шимбә

Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион Ат көне бәйрәме узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасары Гелүс Баязитов катнаштылар. 
 

Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Барлыгы 16 ярминкә көне булачак. Төрле мәйданчыкларда төрле муниципаль районнар яңа продукция сатачак.


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Иртәгә, 9 сентябрьдә, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый.

Республика халкы хәзер Россия Юстиция министрлыгының дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга  мөмкин.  Биредә «Вправе.рф» https://вправе.рф/   хокукый ярдәм порталы эшли башлады. 
 


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгыр автономияле районы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Мәрдән Мукийит белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты. 

Бүген KazanExpo халыкара күргәзмә  үзәгендә  “Ростки: Россия - Кытай” бизнес-форумы эшли башлады. Форум кысаларында үсемлекчелек буенча түгәрәк өстәл узды, анда тармакның әһәмияте, Кытайның сәүдә ихтыяҗлары һәм Россия төбәкләренең мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. 

Бүген Kazan Ехрода Россия - Кытай беренче халыкара икътисадый форумы  «РОСТКИ» ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан  Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты. 


6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Арча муниципаль районында 9 сентябрьдә традицион ат-спорт бәйрәме - «Ат көне» узачак. Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.


5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашу өчен конкурс буенча сайлап алу дәвам итә. 
 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында брифинг узды, анда урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International