ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан   товар һәм токымлы таналар сатып  алуга - 60,0 мең сум һәм бер мәртәбә бозаулаган   яшь сыерлар сатып алуга  70,0 мең сум исәбеннән чыгымнарның бер өлешен каплауга 2023 елның 25 сентябреннән 9 октябренә кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр итә. 


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Kazan Digital Week – 2023 форумы кысаларында «Төбәкләрнең агросәнәгать комплексын цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашу» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасыннан Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Kazan Digital Week форумы Татарстан Республикасының визит карточкаларының берсенә әверелде һәм ул   профессиональ җәмәгатьчелектә елдан-ел зуррак  кызыксыну уята. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2023 халыкара форумының пленар утырышында белдерде. Форум эшендә  Россия  Федерациясенең  цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев,  федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Һөнәрләр һәм күнекмәләр үстерү  агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, шулай ук ИТ-өлкәдә  әйдәүче компанияләр җитәкчеләре катнашты.


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Республикасында энтомофиль  культуралар  үстергәндә үсемлекләрне яклауның куркыныч булмаган чараларын кулланган  өчен авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрен бүләкләделәр.  Бүләкләү тантанасында министрның  беренче  урынбасары Ленар Гарипов,  министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм  Гелүс Баязитов катнаштылар.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

16 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркы базасында Татарстан  Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан» агросәнәгать паркы» АҖ һәм «Татарстан  Республикасы  урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары Советы» коммерциячел  булмаган партнерлык ярдәме белән,  Татарстан  Республикасы муниципаль районнары һәм мәгариф  оешмалары катнашында «Осталар шәһәре - 2023» дип аталган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре республика ярминкә-күргәзмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
 


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә   аның 150 еллык юбилеена багышланган тантаналы утырыш узды. 

Авыл укучылары үзләренең АПКда цифрлы проектларын һәм чишелешләрен тәкъдим итәчәкләр. Финалда Ставрополь һәм Пермь краеннан, Саратов, Самара, Волгоград һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 177 иң яхшы укучы катнаша.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама тәкъдим  итте. Юллама  Казан шәһәрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тыңланды.  
 


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның 8 аенда терлекчелек тармагы  эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә узды.
 


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яшь һөнәр берлеге  активистлары Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең республика оешмасы яшьләре форумында катнаштылар. Сәфәрне Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы оештырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International