2023 ел өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре 2 февральдә Казан Кремлендә тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.
Премияләрне, дипломнарны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе тамгаларын лауреатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Югары бүләккә ия булган эшләр арасында Татарстанның мелиорация өлкәсендәге аграр-галимнәренең фәнни эше дә бар.
«Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итә торган инновацион мелиоратив игенчелек алымнарын эшләү һәм гамәлгә кертү» эше өчен мелиораторларны, Казан аграр университеты вәкилләрен һәм галим-практикларны бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән коллектив составына түбәндәгеләр керде:
эшнең җитәкчесе - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү буенча Идел буе федераль округы идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Марс Хисмәтуллин;
техник фәннәр докторы, «Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Айрат Вәлиев;
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Геннадий Миңнуллин;
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы доценты Марсель Хисмәтуллин;
авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Радик Вафин;
авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Казан дәүләт аграр университетының җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы мөдире Салават Сөләйманов;
«Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин.
Рөстәм Миңнеханов, бүгенге очрашу аерым үзенчәлеккә ия, ул - республикада Россия фәне көненә багышланган тантаналы чаралар сериясен ача һәм Татарстанны фәнни-технологик үстерү елында уза, дип билгеләп үтте.
Республиканың тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторының аерым үзенчәлеге шунда ки, ул җитлеккән галимнәрнең тырышлыгы даими рәвештә яшь буынның энергиясе һәм инициативасы белән тулыланып бара, диде Рөстәм Миңнеханов.
Эш җитәкчесе Марс Хисмәтуллин җавап чыгышы белән чыкты һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләренә хезмәтләрен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм ул авторлык коллективы тарафыннан сугарулы җирләрдә авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең Татарстан Республикасының туфрак-климат шартларына яраклаштырылган комплекслы мелиоратив игенчелек системасы һәм технологиясе эшләнгәнен һәм гамәлгә кертелгәнен, бу уңыш алуны 3-4 тапкырга күбрәк алырга мөмкин бирәчәген билгеләп үтте. Әлеге технология Татарстан шартларында үстерелә торган барлык төп авыл хуҗалыгы культуралары өчен эшләнгән. Шулай ук авторлык коллективы тарафыннан бер сугарулы мәйданнан елга ике уңыш алу алгоритмы эшләнгән.
Ул шулай ук, Казан аграр университеты белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән агробиотехнопарк – фәнни-мелиоратив мәйданчык булдырылды, анда хәзер мелиоратив игенчелек һәм үсемлекләр селекциясе өлкәсендә төрле сугару ысуллары һәм нормалары белән нигези һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрелә, технологияләрнең төрле методикалары һәм вариантлары эшләнә, дип өстәде.
“Шунысы сөендерә, сезнең хезмәтләрегез теоретик яңалык булуы белән генә түгел, ә югары гамәли кыйммәткә ия булулары белән дә аерылып тора. Сезгә, ирешкәннәрдә тукталып калмыйча, яңа максатларга һәм алгарыш идеяләренә таба ышанычлы рәвештә алга барырга телим. Ышанам, сезнең төп казанышларыгыз алда әле!”- диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларга һәм лауреатларга мөрәҗәгать итеп.