Марат Җәббаров Аксубай районында эш сәфәре белән булды

2024 елның 2 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Аксубай муниципаль районында булды. Аның белән бергә  Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов  йөрде.

Министр «Молко» ҖЧҖ Трудолюбово бүлекчәсенең 3 нче терлекчелек корпусында  булды, анда ул терлекләрне бәйсез тотуга күчерү буенча капиталь ремонт барышы белән танышты. Биредә аның белән бергә  «Чистополье» ХК АҖ генераль директоры Наил Залаков һәм башкарма директор Дмитрий Суслов   йөрде.

“Бу   бәйдә торучы  терлекләр  фермасын ничек итеп  саву залы белән, 450 баш сыерга исәпләнгән  бәйсез тоту фермасына   реконструкцияләүгә  үрнәк итеп куела  торган  комплекс”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

542 баш нәселле  таналар кайтарылган. Бүгенге көндә агрофирма буенча тулаем савым   28,5 тонна сөт тәшкил итә, бер  сыердан уртача  21,6 кг сөт  алына. Яшь терлекләрнең  уртача тәүлеклек артымы - 832 гр.  

Аннары Марат Җәббаров Иске Мокшино авылына Самаренкин А.К. КФХсының  гөмбә цехына  юл тотты.  Анатолий Самаренкин вешенка гөмбәләре үстерә, алар полиэтилен капчыкларда үсә. КФХда 22 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы - 25 мең сум.

Анда гөмбәләрне үстерү һәм киптерү процессының тулы циклы, автомат  су  сиптерү линиясенең эшләве һәм томанлы сугару куллану, субстрат – гөмбә үстерү блокларын әзерләү  белән таныштылар. Елга  180 тонна вешенка үстерелә. 

Элек вешенка үстерү өчен субстратны бөтен Россия буенча сатып алганнар. Хәзер үзләре әзерлиләр. Бүгенге көндә бөтен Татарстанны  вешенкалар белән тәэмин итү  җайга салынган. Болар - рестораннар, сәүдә челтәрләре. Әмма  монда чи гөмбәләр сату  белән генә чикләнмиләр, коры гөмбәләргә дә  ихтыяҗ зур, алардан соуслар һәм төрле тәмләткеч өстәмәләр әзерлиләр.

Аксубай муниципаль районы Советы утырышы алдыннан Марат Җәббаров район мәдәният йортындагы күргәзмә белән танышты.
«Аксубай муниципаль районының 2023 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2024 елга бурычлар турында» Аксубай муниципаль районы Советы утырышында Марат Җәббаров, Аксубай районы, гадәттәгечә, республиканың тотрыклы үсүче муниципалитетларыннан берсе булып санала, дип билгеләп үтте. 

Алдан исәпләүләр буенча, 2023 елда районда тулаем территориаль продукт күләме 16,9 млрд.сумлык булган, 2,9 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе, 11,01 млрд. сумлык  сәнәгать продукциясе җитештерелгән һәм 5,26 мең кв. м торак төзелгән.
Шулай ук район икътисадында аграр комплекс мөһим урын алып тора, ул тулаем территориаль продуктның шактый зур өлешен тәшкил итә. 

2023 елга  йомгаклар буенча авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингы буенча Аксубай районы 22 нче урында тора. Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районнар рейтингында Аксубай районы узган елга карата 5 пунктка үз позициясен яхшыртты һәм  28 нче урынга  менде. Моңа сөт җитештерүне 15%ка яки 3,6 мең тоннага арттыру, терлек һәм кош-кортны  16%ка яки 101 тоннага арттыру исәбенә   ирешелгән. 

Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек   савым 77 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 13%ка күбрәк. Район 1 сыердан   19,3 кг савым белән гомумреспублика рейтингында 16 нчы урында тора.
Үз чыгышының азагында Марат Җәббаров районның барлык халкына Аксубай районының һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International