Рөстәм Миңнеханов Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең Казандагы яңа макарон фабрикасында булды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге  Казан җитештерү комбинатының макарон фабрикасында булды.

Продукция җитештерү быел гыйнварда башланды. Фабрика көн саен 5 тоннага кадәр макарон җитештерәчәк. Беренче партияне инде махсус хәрби операциядә  (СВОда)  катнашучыларга  җиткерделәр.

Рөстәм Миңнеханов предприятиенең технологик линияләрен карады, җитештерелә торган продукциянең ассортименты белән танышты.

Яңа җитештерү Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең (Татпотребсоюзның) макарон әйберләренә булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ел саен райпо, кооперативлар һәм кулланучылар кооперациясе кибетләре 800 тонналап продукция сатып алырга әзер. Тагын 700 тонна республиканың сәүдә челтәрләренә чыгарылачак.

Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл халкы тормышы өчен кулланучылар кооперациясенең әһәмиятен бәяләде. 

 “Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге җыелышында булдык. Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге социаль функцияне үти, авыл халкын товарлар белән тәэмин итә. Мин үзем кулланучылар кооперациясе системасында эшләдем, бу эшнең никадәр мөһим икәнен  аңлыйм”, – дип өстәде республика җитәкчесе.

 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International