ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның  2 сентябрендә дәүләт нәсел предприятиесе» АҖендә   “Нәсел ресурсларының Федераль дәүләт мәгълүмати-аналитик системасы базасын булдыру” темасына киңәшмә узды. Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафина, нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев, Нәселле сөт терлекчелеге оешмалары берлеге директоры Илназ Хәсәншин, шулай ук  эре мөгезле сөт терлеген үрчетү буенча нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре,  нәселле терлекчелек буенча селекционерлар катнашты.   
 


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген, Белем көнендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кукмара муниципаль районы мәктәпләрендә узган тантаналы линейкаларда катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин Казан дәүләт аграр университетының тантаналы линейкасында катнашты. Ул мөгаллимнәрне,  студентларны һәм аларның әти-әниләрен яңа уку елы башлану белән котлады һәм аларга укуларында уңышлар теләде.

2 сентябрьдә  8.00 сәгатьтән башлап «Казан» агросәнәгать паркы территориясендәге Ярминкә мәйданында Татарстан Республикасының «Бакчачы көне - 2023» бакчачылык һәм яшелчәчелек  хуҗалыклары күргәзмә-фестивале узачак, ул Татарстан Республикасында инде барлыкка килгән традиция буенча һәр елны сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтелә. 


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урып-җыю кампаниясенең кызган  чагы.  Россельхозбанк аграрийларның хезмәтенә өзлексез ярдәм итә, аларга 2023 елда сезонлы эшләргә 9 млрд сумнан артык акча бирде.  Шуның 1,5 млрд сумын кече хуҗалыклар  алды, бу, узган ел белән чагыштырганда, 82%ка күбрәк. 

30 августта, Республика Көнендә, «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә гадәттәге  ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар булды. 


30
август, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән  һәм шәхсән үзем сезне һәрберебез өчен мөһим булган  дәүләт бәйрәме  - Республика Көне белән котлыйм!


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  эш сәфәре белән  Саба муниципаль районында булды. Аның белән бергә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Татарстан  Республикасы    премьер-министры  урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров   йөрделәр.


25
август, 2023 ел
җомга

Бүген Алтай Республикасының Карым поселогында Татарстан-Алтай татар токымлы ат  чабышының финишын каршылау тантанасы  узды.  


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Уразмәт  авыл җирлегенең «Август-Мөслим» хуҗалыгы кырларында 2023 елның җәендә 270 гектар   зонада 12 «Казанка» боҗралап  су сиптерү машинасы монтажланган һәм  тест  режимында эшли башлаган. Сиптерү  өчен суны Сикия елгасыннан  алалар.  Аннан кырларга 11 километр озынлыкта  суүткәргеч сузылган, аны   2022 елда төзи башлаганнар  һәм 2023 елның җәй уртасында төзеп бетергәннәр.  Су сиптерү системасын булдыру өчен үзебездә эшләнгән җайланма -  Казан су сиптерү техникасы заводы машиналары кулланылган: “Август-Агро” белгечләре фикеренчә, җайланмалар сыйфаты һәм характеристикалары буенча чит ил аналогларыннан калышмый,  шул ук вакытта 30-35%ка арзангарак  төшә.  Система 2024 елның язында авыл хуҗалыгы сезонында тулы куәткә  эшли башлаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International