Татарстан авыл ипотекасын гамәлгә ашыру буенча лидер

2024 елның 2 феврале, җомга

2023 елда Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы тарафыннан авыл ипотекасы буенча  4 млрд сум акча бирелгән. Бу республиканың 1000нән артык гаиләсенә авыл җирлегендә торак сатып алырга мөмкинлек бирде. Банк белешмәләре буенча, Татарстан программаны гамәлгә ашыру буенча Россия төбәкләре арасында лидер булды. Бу хакта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова агросәнәгать комплексы казынышларының «ТатАгроЭкспо» VI махсуслаштырылган күргәзмәсе барышында хәбәр итте.

Ел йомгаклары    авыл ипотекасының   татарстанлылар өчен  кирәкле  программа булуын тагын бер кат раслады. Дүрт ел эчендә Татарстанда 4200дән артык гаилә 11 млрд сум   ярдәм алды.

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, дәүләт ярдәме белән әлеге ипотека кредиты программасы ташламалы ипотека белән беррәттән Татарстанның ипотека базарын үстерү өчен нәтиҗәле механизм һәм өстәмә кызыксындыру чарасы булып тора. Авыл ипотекасы Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнарында иң зур популярлык алды. Шул ук вакытта «Авыл ипотекасы» программасы буенча һәр ипотека килешүен теркәүнең уртача вакыты Татарстанда «Ипотека 24 сәгать эчендә» проектын гамәлгә ашыру аркасында 1 эш көнен ала. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Министрлык коллегиясендә чыгыш ясаганда, 2023 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 3 млрд сум акча юнәлдерелде, дип билгеләп үтте. “Быел бу эш тагын  да киңрәк  җәелдереләчәк, моңа акчалар  5 млрд сумга кадәр арттырылды. Бу өлештә  Татарстан - Дәүләт программасы акчаларын иң күп алучы”, - диде  ул.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International