Механизация һәм техник сервис институтында тантаналы шартларда Казан дәүләт аграр университеты һәм «Гомсельмаш» ачык акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, шулай ук «Гомсельмаш» аудиториясе ачылды.
Ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев, «Гомсельмаш» компаниясенең сату һәм сервис үзәге коммерция директоры урынбасары - директоры Дмитрий Афанасьев, ТИМЕР компаниясен гамәлгә куючы, Гомсельмаш компаниясенең Татарстан Республикасы территориясендәге рәсми дилеры Руслан Кантемиров, шулай ук университет укытучылары һәм хезмәткәрләре катнашты.
Чараны ачып, Айрат Рәсим улы: “Университет компанияләр белән хезмәттәшлекне актив үстерә, шул исәптән заманча инфраструктура булдыру буенча да һәм бу безнең белгечләр әзерләү сыйфатына тәэсир итә торган өстенлегебез булып тора”, дип билгеләп үтте.
Рафаэль Фәттахов үзенең сәламләү чыгышында: «Белоруссия – безнең иң якын союздашыбыз, бүгенге көндә безгә карата иң дустанә ил һәм без аның белән хезмәттәшлекне киңәйтәбез, бигрәк тә авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше өлешендә», - дип ассызыклады.
«Гомсельмаш» компаниясе вәкиле Дмитрий Афанасьев Казан ДАУ коллективына рәхмәт белдерде һәм, җитештерүче заводлар яшьләргә һәм студентларга өмет баглыйлар, укыганда ук заманча техниканы өйрәнергә мөмкинлек бирәләр, диде. Руслан Кантемиров Казан дәүләт аграр университетында агроинженерлар әзерләүгә югары бәя бирде, "безнең компаниянең исеме “железный” дип тәрҗемә ителә, сезнең институтыгыз да “железный” һәм бергә без «Тимер команда»! дип билгеләп үтте.
Килешү имзаланганнан соң, «Гомсельмаш» компаниясенең һәм ТИМЕР компаниясенең яңа уку классын ачу тантанасы булды.