2023 ел йомгаклары буенча Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Татарстанда сөт эшкәртү буенча лидерлыкны саклап калган

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге тарафыннан тиешле рейтинг әзерләнгән – аның  буенча Зеленодольск сөт  эшкәртү комбинаты  кабат  беренче  урында.   

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты Татарстанда  эре сөт эшкәртүчеләр рейтингында  кабат  алда  бара.   Бу  хакта  АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо» VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә «Россиянең сөт индустриясен үстерү: 2023 елга  йомгаклар һәм 2024 елга фаразлар» темасына түгәрәк өстәл вакытында Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге тарафыннан әйтелде. Ул гыйнвар ахырында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды, анда Илкүләм Россия сөт җитештерүчеләр   берлеге генераль директоры Артем Белов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. 

Республика сөт җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе Денис Пирогов узган ел йомгаклары буенча сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр рейтингын презентацияләде. Спикер рейтингның Республика сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә статистик белешмәләр нигезендә эшләнүен  билгеләп  үтте.  

«ЗМК» АҖ иң күп балл җыйган - 785. Бу икенче урынны  алган  компаниягә караганда 131 баллга күбрәк. Һәр предприятие өчен бәяләүләр сөт эшкәртүнең уртача тәүлеклек күләмен чимал сөтнең сатып алу бәясе күләменә бәйле коэффициентка тапкырлау нәтиҗәсендә исәпләп  чыгарылган.  

2023 елда комбинат беренче тапкыр «Россиянең эре ТОП-100 сөт эшкәртүчесе» рейтингының беренче унлыгына керде. Ул Сөт базарын өйрәнү үзәге (Dairy Intelligence Agency, DIA) тарафыннан The DairyNews мәгълүмат агентлыгы белән берлектә әзерләнгән. Зеленодольск сөт  эшкәртү комбинаты  10 нчы баскычка эләкте  һәм  әлеге рейтингның ТОП-10лыгына  кергән бердәнбер Татарстан эшкәртүчесе булды. Анда шулай  ук Татарстанның тагын 6 предприятиесе  катнашты. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International