Бүген агросәнәгать комплексы казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» кысаларында «Россиянең сөт индустриясен үстерү: 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга фаразлар» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов, Татарстанның сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов катнашты.
“Гадәттәгечә, чимал сөте җитештерү һәм эшкәртү күләме буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны били. Узган ел йомгаклары буенча, сөт җитештерү 2 млн.190 мең тоннадан артып киткән”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Заманча сөт комплекслары төзү һәм модернизацияләү, терлекләрнең генетик потенциалын арттыру, терлек үрчетү һәм тукландыру системаларын яхшырту буенча эш дәвам итә. Үткәрелгән чаралар республика буенча сыерларның уртача продуктивлыгын 7773 килограммнан арттырырга мөмкинлек бирде (узган елга карата үсеш +9% яки +648 кг).
2023 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сатылган 1 кг сөткә 3 сумнан артык исәбеннән 523 млн. сум күләмендә өстәмә түләүләр алдылар.
Агымдагы елда сөт терлекчелегенә дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре, шул исәптән нәселле терлекчелеккә ярдәм сакланып калган. 2024 елда нәселле терлекчелеккә ярдәм итү өчен 1,3 млрд.сум каралган, шуның 1,2 млрд. сумы - сөт терлекчелегенә.
Агымдагы елдан терлекчелек биналарын төзүгә һәм модернизацияләүгә субсидия бирүгә үзгәрешләр кертелә. 2023 елга кадәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 400 баш һәм аннан күбрәк булган сөт юнәлешендәге терлекчелек фермалары төзүгә дәүләт ярдәме күрсәтелгән һәм субсидия турыдан-туры тотылган чыгымнардан 25% күләмендә бирелгән.
2024 елдан федераль бюджет акчалары исәбенә бары тик 1000 баш һәм аннан күбрәк терлек булган терлекчелек фермалары гына субсидияләнәчәк һәм ул төзелеш-монтаж эшләренә турыдан-туры тотылган чыгымнардан 30 % күләмендә биреләчәк.
Марат Җәббаров, 400 баштан 1000 башка кадәр сыйдырышлы терлекчелек фермаларын төзү дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте. Агымдагы елда 2684 терлек сыйдырышлы 5 шундый объект төзү планлаштырыла, 2025 елда – 2100 баш терлеккә 5 объект һәм 2026 елда – 2728 баш терлеккә 6 объект. Бу объектлар буенча техника һәм җайланмалар сатып алуны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия саклана.
Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов Россиянең сөт индустриясе турында сөйләде, 2023 елга башлангыч йомгаклар ясады һәм алга таба үсеш факторлары турында хәбәр итте.
Аннары Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов узган ел йомгаклары буенча сөт җитештерүчеләр рейтингы нәтиҗәләре белән таныштырды.
Мәсәлән, эре инвесторлар арасында рейтинг нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә “Красный Восток” агрохолдингы” АҖ, “Азык-төлек программасы” АПК” ҖЧҖ һәм “АК БАРС” ХК” АҖ кергән.
1000 баш сыердан артык булган предприятиеләр арасында беренче урынны Әтнә районының “Таң” АХҖК алган, икенче урында - Әтнә районының “Уңыш” АФ” ҖЧҖ, өченче урында - Саба районының “ПМК” ҖЧҖ.
500 баштан 1000 башка кадәр сыерлары булган предприятиеләр рейтингында беренче урында – Саба районының “Мөхәммәтшин З.З.” КФХ, икенче урында - Чүпрәле районының “Чынлы” ҖЧҖ, өченче урында - Биектау районының “Татарстан” АФ ҖЧҖ.
500 баш сыердан азрак булган предприятиеләр арасында беренче урында – Актаныш районының “Чишмә” ҖЧҖ, икенче урында – Актаныш районының “Нигез” ҖЧҖ, өченче урында - Апас районының “Ибраһимова авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ.
2023 ел йомгаклары буенча Татарстанның сөт эшкәртүчеләр рейтингында беренче урында - “ЗМК” АҖ (Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты), икенче урында - “АРЧА” ҖЧҖ һәм өченче урында - “КМК” ҖЧҖ.