Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә авыл хезмәтчәннәренә аларның фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә барлык авыл  хезмәтчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Утырыш «Казан-Экспо» халыкара  күргәзмә үзәгендә  узды һәм ул агросәнәгать комплексының 2023 елгы  эшенә йомгаклар ясауга  һәм 2024 елга бурычлар билгеләүгә  багышланды.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар белән бергә эре габаритлы техника күргәзмәсен карады, шулай ук үзмәшгульләр, фәнни оешмалар һәм кече хуҗалыклар продукциясе куелган  экспозиция белән танышты.

Чарада катнашучыларга шулай ук авыл хуҗалыгы тармагының узган елгы эш нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәтелде.

Аннары коллегиядә төп нотык белән Марат Җәббаров чыгыш ясады. Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе буенча Россия төбәкләре арасында 5 нче урынны  били.  Узган 2023 елда республикада ул 289,2 млрд сумлык җитештерелгән. “Җитештерү индексы 92,1% тәшкил итте, гәрчә терлекчелек үсеше исәбенә тулаем продукция күләмен соңгы еллардагы уртача күрсәткечләр дәрәҗәсендә саклап калырга мөмкин булды. Гомумән алганда, АПК буенча, азык-төлек сәнәгатен дә кертеп, 590 млрд сумлык  диярлек продукция бар. Тулаем төбәк продуктында безнең өлеш - 6,5%”, - дип сөйләде Марат Җәббаров. Ул, узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен чыдамлыкка сынау елы булды, дип ассызыклады ул. Аларга корылык, сәнәгать продукциясенә, төзелеш материалларына бәяләр арту, кредитларның кыйммәтләнүе белән очрашырга туры килде, диде  министр.  “Болар барысы да авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшүгә китерде”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Шул ук вакытта, министр әйтүенчә, республикада халыкның  үзебездә  җитештерелгән төп азык-төлек продуктларына  ихтыяҗ тәэмин ителгән.

Узган елда Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең салым бурычы 514 млн сум булды, бу узган  елдагыдан 6,9 млн сумга артык, дип хәбәр итте Марат Җәббаров. “75% - болар банкрот-предприятиеләр. Гамәлдәге предприятиеләр буенча бурыч 127 млн сумга кимеде”, - дип диде ул. Бурычлыларның саны ике тапкыр кимүгә карамастан,  бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кирәк, дип саный министр.

Коллегиядә чыгыш ясаганда, Татарстан Рәисе авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре һәм республика уңышларына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул, корылыкка бәйле гадәттән тыш вәзгыятькә дә  карамастан, төбәктә шактый мул уңыш – 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыелды, терлекчелек тотрыклы эшләде, кирәк кадәр терлек  азыгы  әзерләнде, дип билгеләп  үтте. 

“Тармакта  югары  нәтиҗәләргә Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның, ил Хөкүмәтенең, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының игътибары һәм вакытында күрсәтелгән ярдәме аркасында ирешелде”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул авыл халкына СВО кысаларында  күрсәткән ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстанның барлык районнарыннан аграрийлар сугышчыларга һәм яңа төбәкләргә йөзләгән тонна авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрәләр. Моннан тыш, шефлыкка  алынган шәһәрләрдә яшәүчеләрне сыйфатлы продукция  белән  өзлексез тәэмин итү өчен «Татпотребсоюз» Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендә  үз кибетләрен ачты.

Республика - терлекчелек төбәге. Рөстәм Миңнеханов,  чираттагы елны да төбәк рекордлы  савым - якынча 2,2 млн. тонна белән тәмамлады, дип искә алды. 

Биредә төп казаныш - традицион сөтле районнарның - Кукмара, Балтач, Саба һәм Әтнә районнарының  өлеше зур. Яхшы динамика күрсәтүче башка районнар да бар: мәсәлән, Минзәлә районы. “Дүрт ел эчендә инвесторлар биредә сөт җитештерүне сигез тапкыр арттыра алдылар”, - дип өстәде ул.

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәлләре начарлана гына бара  торган районнар бар. Мәсәлән, Яңа Чишмә районында 10 мең баштан артык сыер юкка чыккан, Спас районында – барлык сыерларның яртысы, Чирмешән районында - 20%, ә Кама Тамагы районы сыерлар санын 8 мең башка киметкән. 

“Соңгы елларда бу районнарда терлекчелек буенча бер генә инвестиция проекты да тормышка ашырылмады”, - дип белдерде республика җитәкчесе. Ул бу муниципалитетлар башлыкларына проблеманы хәл итү юлларын табарга кушты. Татарстан Рәисе,  әгәр фермалар эшләми икән, инициативалы кешеләрне, шәхси эшкуарларны эзләргә кирәк, дигән фикер әйтте.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International