Комбинат «Обнимама» брендының туган көненә сатып алучылар өчен бүләк ясады

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Балалар сөте төргәгендәге  QR-код буенча хәзер бренд персонажлары белән мультфильм карарга мөмкин.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) «Обнимама» сөтенең һәр төргәгенә QR-код урнаштырган, аның  буенча бренд персонажлары турында мультфильм карарга мөмкин. Анимация тасмасы 2021 елда «Альпина Паблишер» федераль нәшрияты белән берлектә чыгарылган «Обними меня! Сказка о слоненке и его маме» балалар китабы мотивлары буенча ЗМК заказы буенча   эшләнгән. 

Яңа төргәктәге балалар сөтен Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының  балалар продукциясе сатыла торган барлык сәүдә нокталарында, шул исәптән комбинатның берәмләп сатыла  торган  фирма кибетләрендә  алырга мөмкин. Бу акция «Балалар өчен» сәүдә маркасын ребрендинглау нәтиҗәсендә 2018 елда барлыкка килгән «Обнимама» брендының 6 еллыгына багышлана. Бүген этикеткада “Обнимама” һәм “Обнимашка” язылган  төргәкләр белән  6 төрле продукция чыгарыла: сөт, кефир, эремчек, яраклаштырылган катнашмалар һәм су. Линейканың иң популяр продуктлары булып А, С һәм D витаминнары белән баетылган эремчекләр санала. 2023 елда алар 25 миллионнан артык төргәк  сатылган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International