Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Минзәлә муниципаль районында булды, анда «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов министрга хуҗалыкларны күрсәтеп йөрде.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә видео-конференц элемтә режимында агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Рафаэль Фәттахов, Рөстәм Гайнуллов, Гелүс Баязитов, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «РИВЦ» АҖенең белем бирү эшчәнлегенә лицензия бирде.
Бу атнада 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерү стратегиясен эшләү кысаларында стратегик сессияләр үткәрелде. Аларны Казан дәүләт аграр университеты һәм ФБК-Консалтинг компаниясе белән берлектә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырды. Аларда бизнес, фән, һөнәри бергәлекләр, эре холдинглар һәм фермерлар, һөнәри берлекләр вәкилләре катнашты.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Игелекле Казан» («Добрая Казань») карамагында торучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Сөт бүләкләрен - «Очень важная корова» һәм «Васькино счастье» продукциясе җыелмаларын – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 70 ялгыз әби һәм бабай алды.
Агымдагы елның сентябрь ахырыннан Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе территорияләрендәге барлык азык-төлек челтәрләрендә ике яңа бренд - «Важная Цыпа» һәм «Илһам» продукциясе булачак. Шулай ук продукцияне Оренбург өлкәсендә һәм Башкортостан Республикасында эре челтәрләргә чыгару да планлаштырыла.
9 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбендә дүртенче тапкыр» укулар башланды. Быел проектта 40 кеше катнаша. Ачылу тантанасы Казан дәүләт университетында узды.
Шушы көннәрдә «Ливадия-Татарстан» шифаханәсендә «Нульгә омтылыш: хезмәтне саклау өлкәсендә илкүләм стратегия» темасы буенча һөнәр берлекләренең III Республика форумы узды. Конференц-залда һөнәр берлекләре лидерлары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, Россиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе вәкилләре, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан кунаклар җыелды. Форумда Татарстанның республика һөнәр берлеге оешмасы исеменнән Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Фәридә Гарифуллина, шулай ук һөнәр берлекләренең хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләре, районнарның башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән Малайзиядә.