Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» брендының йомшак эремчекләр линиясен киңәйтте

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» брендының  йомшак эремчекләр линиясен киңәйтте. Яңалык -  личи тәме белән эремчек десерты эшли башлаудан гыйбарәт. Йомшак эремчек составында: нормальләштерелгән сөт,  әчеткеч  микроорганизмнар  оеткысы һәм өстәмә -  натураль личи  кисәкләре. 
Личи белән эремчек десерты - уникаль продукт. Беренчедән, аның республика сөт продукциясе базарында аның аналоглары юк. Икенчедән, эремчек оеткыны  махсус ультрафильтрацияләү   технологиясе буенча ясала. Мондый ысулны Татарстанда әлегә беркем дә кулланмый. Аның ярдәмендә әзер продуктта эремчек суының (сыворотка) аксымнары һәм кеше организмы өчен мөһим булган башка бик күп матдәләр сакланып кала. Өченчедән, С витамины күп булу сәбәпле, личи табигый антиоксидант булып санала.

Продукт «Очень важная корова» эремчек десертлары сериясенең ак төстәге  классик стаканында чыгарыла, этикеткада личи җиләкләре төшерелгән. Һәр капта  150 грамм продукт, майлылыгы -  4,2%. Мондый эремчекнең 100 граммында 7,6 грамм аксым, 4,2 грамм май һәм   11,6 грамм углевод бар. Энергия кыйммәте - 115 калория. Яраклылык вакыты - +2°дән +6° градуска кадәр температурада   14 тәүлек. 
Исегезгә төшерәбез, десерт линиясе 2019 елның язында эшли башлаган  иде. Бу яңа  продукциядән  тыш, ЗМК тагын 11 төр тәм белән десерт  чыгара. болар: банан, кара карлыган, персик, җиләк, шоколад валчыклары, классик, бөртекле орлыклар (злаки), чия-черешня, манго, груша, әфлисун-шоколад һәм кура  җиләге. Яңа эремчек десерты ЗМКның фирма кибетләрендә ваклап  сатуда, шулай ук Казан, Зеленодольск һәм Волжск шәһәрләрендә сәүдә нокталарында күренә башлады. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International