8 февральдә Чүпрәле муниципаль районында алдынгылар слеты узды. Авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, «Чистополье» холдинг компаниясе АҖ генераль директоры Наил Залаков, «Ак Барс» ААҖ холдинг компаниясе генераль директоры киңәшчесе Владимир Николаев катнашты.
Район Мәдәният йортына, өстәлләрдә һәрвакыт икмәк булсын өчен тырышып, үз һөнәрләренә тугры калып, озак еллар фидакарь хезмәт иткән кешеләр чакырылган, болар: дистә еллар буе бер предприятиедә эшләүчеләр, иртә таңнан кичкә кадәр кыр-басуларда, фермаларда эшләүчеләр.
Район икътисадында төп урынны аграр сектор алып тора. 2023 елда район буенча 3,2 млрд.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.
21 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 106%ка күбрәк. Быел район хуҗалыкларында һәр сыердан ким дигәндә 8000 килограмм сөт саву бурычы тора.
2023 елда район хуҗалыклары 925 млн.сумлык 224 берәмлек техника һәм җайланмалар сатып алганнар. Соңгы биш елда Чүпрәле районына аграр югары уку йортларыннан 16 яшь белгеч, техникумнардан 73 белгеч килгән.
Кунаклар Чүпрәле аграрийларына сәламәтлек һәм, һава шартларына бәйсез рәвештә, югары нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүләрен теләделәр, районның хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Тармакның иң яхшы хезмәткәрләре шулай ук район башлыгының Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләренә ия булдылар.
Авыл хуҗалыгы тармагы йомгаклары буенча «Иң яхшы хуҗалыклар» номинациясендә беренче урынны «Чынлы» ҖЧҖ, икенче урынны - «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ, өченче урынны «АгроТрансПорт» ҖЧҖ алды.
«Иң яхшы эшкәртү предприятиесе» номинациясендә беренче урынны «Государев Амбар» алды, икенче урынны – “Исток", «Дуванов бакчалары» - өченче урында.
Үсемлекчелек тармагы буенча крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Бикчуров Р.А. 1 урынны алды, Низамов А.А. - 2 урынны, Мәхмүтов И.Ф. - 3 урынны алды.
Терлекчелек тармагы буенча крестьян-фермер хуҗалыклары арасында: «Амосов А.Н» КФХ - беренче урында, «Камараева А.Д» КФХ - икенче урында, «Карабаев В.А» КФХ - өченче урында.
Чара барышында шулай ук иң яхшы комбайнчылар, республика һәм район конкурсларында җиңүчеләр, иң яхшы шоферлар, иң яхшы механизаторлар, тракторчылар, белгечләр, иң яхшы сыер савучылар, бозау караучылар, терлекчеләр, технологлар, остазлар һәм яшь белгечләр, техникум студентлары һәм җәйге каникуллар вакытында хуҗалыкларда һәм җәмгыятьләрдә эшләгән укучылар бүләкләнде.
Быел игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелгән чараның үзенчәлеге буларак, күп еллар «Чынлы» җәмгыятендә эшләүче Фәтхулловларның гаилә династиясен: ирле-хатынлы Илнур һәм Ләйсән, аларның улы Илназ Фәтхулловларны һәм «Дрожжаное Рассвет Агро» җәмгыятендә эшләүче Марковларның гаилә династиясен: гаилә башлыгы Андрей, уллары Николай һәм Павел Марковларны бүләкләү булды.