Татарстанда 65 «Тәмле җомга» («Вкусная пятница») оештырылды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Россельхозбанк 2023 елда Татарстанда 65 «Тәмле җомга» үткәрде. Банкның федераль проектының максаты – төбәкләрдә яшәүчеләргә - җитештерүчедән турыдан-туры сыйфатлы фермер продукциясе сатып алу, ә фермерларга  клиент базасын киңәйтү мөмкинлеге бирү. Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән барлык катнашучыларның продукциясе Россельхозбанкның   Своё Родное цифрлы платформасында тәкъдим ителде.  

“Тәмле җомга”ны банк даими рәвештә атнага 1-2 тапкыр оештыра һәм үткәрә. Узган ел күчмә чаралар төбәк министрлыкларында һәм ведомстволарында, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында, муниципаль унитар һәм сәнәгать предприятиеләрендә, коммерциячел компанияләрдә узды.

Мини-ярминкәләрдә катнашу республика фермерларына үз продукцияләрен өстәмә инвестицияләрсез сатарга гына түгел, ә Татарстанның эре компанияләрендә йөзләгән кешегә тәкъдим итәргә дә ярдәм итте. «Тәмле җомга»га килүчеләрнең һәрберсе сатып алыр алдыннан продукцияне татып карый ала, ә Свое Родное кушымтасыннан  файдаланучылар   алдан заказлар ясадылар һәм алар бушлай китерелә, бу сатып алучыга да, фермерга да уңайлы һәм отышлы. Банк платформасында Кукмара, Алексеевск, Саба, Тукай районнары фермерлары үз продукцияләрен актив саталар. 

 Бүген КФХ  -   авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең иң тиз үсә торган сегменты һәм ул  Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясенең шактый өлешен җитештерә. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең бу категориясенә ярдәм күрсәтү максатыннан барлык дәрәҗәләрдә (федераль һәм төбәк) төрле ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Әлеге сегментны алга таба уңышлы үстерү һәм продукциянең табышлылыгын арттыру өчен Россельхозбанк фермерларга продукцияне алга этәрүдә ярдәм итә һәм сатуның альтернатив каналларын тәкъдим итә. Шул максаттан Свое Родное маркетплейсы булдырылды һәм «Тәмле җомга» акциясе эшли башлады.  Ике проект та халыкны фермер продукциясе белән таныштырырга һәм авыл хуҗалыгы товарларын онлайн-сатуны үстерергә ярдәм итә.
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International