Марат Җәббаров Ютазы муниципаль районында булды

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Ютазы муниципаль районында булды. Эш сәфәрендә аны район башлыгы Аяз Шәфигуллин озата  йөрде.

Утырыш алдыннан ул берничә предприятиедә булды, аларның беренчесе - Илдус Нәбиуллинның 700 савым сыерына исәпләнгән КФХсы булды. Биредә Марат Җәббаров саву залын карады. Аннары ул «Тукай ис.» ҖЧҖендә яңа терлекчелек комплексының төзелеш эшләре барышы белән танышты.

Соңгы пункт «Урыссу» сәнәгать паркы булды, анда шәхси  эшкуар  Әхмәдишин Азат Фәнис улы хуҗалыгының теплица комбинаты эшен карадылар, шулай ук район халкы белән аралаштылар.

«2023 елда Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2024 елга бурычлар  турында» Ютазы муниципаль районы Советы утырышында Марат Җәббаров,  Ютазы районы республиканың тотрыклы үсештәге  муниципалитетларының берсе булып санала, дип  билгеләп үтте. 

Башлангыч исәпләүләр буенча, 2023 елда районда тулаем территориаль продукт күләме 9,1 млрд.сумлык  булган, шуның 1,4 млрд. сумы - авыл хуҗалыгы продукциясе, 5,2 млрд. сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелгән, 7,5 мең кв. м торак төзелгән. Муниципалитет һәм тулаем республика икътисадына районның «Электросоединитель» заводы, «Волма Абсалямово» ҖЧҖ һәм «АКСКиМ» ҖЧҖ кебек предприятиеләре зур өлеш кертә. 

Район икътисадында аграр комплекс мөһим урын алып тора. 2023 ел йомгаклары буенча республика районнары арасында АПК рейтингында 36 нчы  урынны алып тора. 2023 елда районда 1,4 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, район игенчеләре 32,5 мең тонна ашлык суктырган, терлекчеләр 17 мең тоннадан артык сөт җитештергән һәм сугым өчен 1,5 мең тоннадан артык терлек һәм кош-корт үстергән.

2023 ел йомгаклары  буенча Ютазы районы терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районнар рейтингында 22 нче урында. Бүгенге көндә районда тәүлеклек  савым  54 тонна тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 24%ка күбрәк.

Марат Җәббаров әйтүенчә, нәселле терлекләрне арттырмыйча, югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төземичә,  уңай динамика  көтеп булмый. 

«Тукай ис.» ҖЧҖ хуҗалыгындагы яңа терлекчелек комплексы һәм Нәбиуллин КФХсындагы 700 савым сыерына исәпләнгән яңа саву залы районда сөт терлекчелеге үсешенә яхшы этәргеч бирер дип ышанам”, - дип ассызыклады ул. 

Марат Җәббаров шулай ук нәтиҗәләрнең уңдырышлылык  һәм савым күрсәткечләрендә генә чагылып  калмыйча,   барыннан да  бигрәк  тармакта хезмәт хакы үсешен тәэмин итәргә тиешлегенә игътибар итте. 

Ел йомгаклары буенча районның агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы 38,3 мең сум тәшкил итә. Узган ел сездә  яхшы динамика күзәтелә.  Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакын алга  таба үстерү өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк.  

Узган ел  кече хуҗалыкларны үстерү өлешендә район республика районнары  арасында 23 нче урынны  алды.  Район җитәкчелеге, шулай ук җирлек башлыклары түбәндәгеләргә  игътибар юнәлтергә тиеш: 
- авылда эшлекле активлыкны кызыксындыру эшен дәвам итәргә;
- аграр секторны алга таба үстерү буенча комплекслы чаралар планын эшләргә;
- гамәлдәге программалар кысаларында агросәнәгать комплексы өлкәсендә  районның перспективалы проектларына дәүләт ярдәме  буенча тәкъдимнәр кертергә.

Чыгышын тәмамлап, Марат Җәббаров район җитәкчелегенә  һәм аның барлык халкына Ютазы районының һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән лаеклы өлешләре өчен рәхмәт белдерде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International