“Татагролизинг” АҖ ярты гасырлык тарихы булган компания, аның миссиясе - заманча технологияләр, техника һәм җайланмалар куллану исәбенә аграрийларга икътисадый иминлекне яхшыртуда ярдәм итү.
Компания үсешенең яңа этабы Кытай партнерларыннан яңа авыл хуҗалыгы техникасы брендларын презентацияләү белән билгеләп үтелде.
GOLD TAURUS маркалы тракторлар модельләре арасында тиз әйләнешле Евро-3 стандартындагы турбо-двигатель белән, куәтлләре 90 ат көченнән алып 240 ат көченә кадәр булган тракторлар бар. Бу двигатель артык йөкләнешкә дә, артык кызуга да чыдам. Җайланманың гадилеген һәм аны ремонтларга мөмкин булуын билгеләп үтәргә кирәк. Һәр тракторның стандарт комплектациясен җылыту һәм кондиционер системалары, опцион мультимедия һәм видеокүзәтү системалары белән люкс класслы кабина тәшкил итә. Тракторларда реверс-редукторлы механик коробка-передач, гидравлик дисклы руль белән идарә итү системасы урнаштырылган. Икеләтелгән әйләнешле LUK сцеплениесе тракторның тигез хәрәкәтләнүен, тизлекләргә җайлы күчүне һәм куәтне арттыруда яки киметүдә уңайлыклар тәэмин итә.
220 ат көченнән алып һәм 350 ат көченә кадәр двигательләр белән YAFENG 8177 һәм YAFENG 9166 комбайннарында роторлы суктыру системасы, гидростатик дисклы һәм арткы механик дисклы 4 баскычлы коробка көйләнгән, ягъни тәгәрмәчләрнең күчәрләре тулы әйләнешкә ия. Әлеге комбайннарда кулланыла торган аксиаль (күчәрле) патентланган технология суктыру вакытында ашлыкны бик аз дәрәҗәдә ваклауга/бозуга китерүе белән характерлана. Әлеге комбайннар бөртекле һәм башка культураларны теләсә кайсы кырда җыю өчен кулланыла. Алар тәгәрмәчләре тулы әйләнешле һәм көчле суыткыч системасы булу аркасында төрле климат һәм һава шартларында эшли алалар. Стандарт комплекттагы кабина кондиционер һәм җылыткыч системасы белән җиһазландырылган, салонда фильтр, тавыш һәм вибрациядән изоляция, амортизацияле утыргыч урнаштырылган.
«Татагролизинг» АҖ әлеге комбайннарны һәм тракторларны сату буенча 5 төбәктә дилер булып тора, болар: Татарстан Республикасы, Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Киров өлкәсе, Марий Эл Республикасы.