Марат Җәббаров Балтач муниципаль районында булды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чираттагы эш сәфәре белән Балтач муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Утырыш алдыннан министр реконструкциядән соң ачылган «Арча агросәнәгать һөнәри көллияте» ДАҺБУнең 2нче номерлы бинасында булды, анда аны филиал мөдире Рәис Галиев каршы алды.
Аннары ул Балтач районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карап чыкты. 
 «Балтач муниципаль районының 2023 елда социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2024 елга бурычлар турында» Балтач муниципаль районы Советы утырышында Марат Җәббаров, Балтач районы республиканың тотрыклы үсештәге муниципалитетларының берсе булып санала, дип билгеләп үтте.
Башлангыч исәпләүләр буенча, 2023 елда районда тулаем территориаль продукт күләме 14,2 млрд.сумлык  булган, шуннан 6,5 млрд. сумлык -  авыл хуҗалыгы продукциясе, 1,5 млрд. сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелгән, 17 мең кв. м торак төзелгән.
 
 Муниципалитет  һәм тулаем республика  икътисадына районның «Арча» ҖЧҖ, «МДСУ-1» ҖЧҖ, «Татарстан АХП» ҖЧҖ кебек предприятиеләр  зур өлеш кертә.
Район икътисадында аграр комплекс зур урын алып тора, ул тулаем территориаль продуктның яртысын тәшкил итә. 2023 ел йомгаклары буенча республика районнары арасында АПК рейтингында район бишенче урында тора. 2023 елда районда 6,5 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, район игенчеләре 97,4 мең тонна ашлык суктырып  җыйган, терлекчеләр 125 мең тоннадан артык сөт җитештергән һәм сугым өчен 7,5 мең тоннадан артык терлек һәм кош-корт үстергән.
Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районнар рейтингында Балтач районы узган елга карата үз позициясен 1 пунктка яхшырткан һәм  9 нчы урыннны  били.  Рейтингта позицияне 1 пунктка яхшыртуга сөт җитештерүне - 9%ка яки 10,4 мең тоннага, терлек һәм кош-кортны  3%ка яки 212 тоннага арттыру аркасында   ирешелгән.
Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында  тәүлеклек   савым 380 тонна тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 14%ка күбрәк. 1 сыердан    тәүлеклек  26,8 кг   савым белән гомумреспублика рейтингында 7 нче урында тора.  
Ел йомгаклары буенча районда агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы 42,2 мең сум булган.   Яхшы динамика күзәтелә. Авыл халкының хезмәт хакын тагын да арттыру өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Узган елда кече хуҗалыкларны үстерү буенча республика районнары арасында район 1 нче урында тора. Бу күпьеллык тырыш хезмәт, алдынгы технологияләрне кертү һәм район халкының  хезмәтне ярату нәтиҗәсе.
“Район җитәкчелегенә, җирлек башлыкларына ирешкәннәрдә тукталып калмаска, ә авылда эшлекле активлыкны кызыксындыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 
 Утырыштан соң Марат Җәббаров Балтач май-сөт комбинатында булды, аны директор Рәмзил Насыйбуллин озата  йөрде.
Эш сәфәре ахырында министр район алдынгылары слетында катнашты һәм тармакның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International