Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чираттагы эш сәфәре белән Спас муниципаль районында булды. Аның белән бергә район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов йөрде.
Утырыш алдыннан Марат Җәббаров Спас муниципаль районы территориясендә җитештерелә торган продукция күргәзмәсен карап чыкты.
“2023 елда Спас муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында” Спас муниципаль районы Советы утырышында Марат Җәббаров, Спас районы республиканың тотрыклы үсештәге муниципалитетларның берсе булып санала, дип билгеләп үтте.
Башлангыч исәпләүләр буенча, 2023 елда районда 6,8 млрд.сумлык тулаем территориаль продукт җитештерелгән, шуннан авыл хуҗалыгы продукциясе - 3,0 млрд. сумлык, сәнәгать продукциясе - 135,5 млн. сумлык, 3,5 мең кв. м торак төзелгән.
Район икътисадында аграр комплекс мөһим урын алып тора, ул тулаем территориаль продуктның яртысын тәшкил итә.
“2023 ел йомгаклары буенча АПК рейтингында республика районнары арасында сез 33 нче урында торасыз. 2023 елда районда 3,0 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, район игенчеләре тарафыннан 144,5 мең тонна ашлык суктырылган, терлекчеләр тарафыннан 7 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән һәм сугым өчен 630 тоннадан артык терлек һәм кош-корт үстерелгән”, - дип билгеләп үтте чыгышында Марат Җәббаров.
Кызганычка каршы, районда мөгезле эре терлекләр саны 450 башка кимегән, шул исәптән 198 баш сыер. Моны әле аңлатып була. Әмма терлекләрнең алга таба кимүен булдырмау бик мөһим. Бүген районда тәүлеклек савым узган елга карата 1,7 тоннага кимегән һәм ул 17 тоннага якын.
“Чыгышымны тәмамлап, сезгә һәм районның барлык халкына Спас районының һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мин сезнең иҗтимагый-сәяси тормыш һәм социаль-икътисадый үсеш өлкәсендә куелган барлык бурычларны уңышлы үтәвегезгә ышанам”, - дип тәмамлады үз чыгышын министр.