«Август-Агро»да студентлар белән очрашулар циклы башланды

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Күзгә-күз карап аралашулар, туры сораулар һәм эчкерсез әңгәмәләр  - яшь кадрлар белән мөнәсәбәтләрне көйләүнең һәм аларны компаниягә эшкә җәлеп итүнең иң яхшы ысулы. «Август-Агро»ның төп юнәлешләре җитәкчеләре Казан дәүләт аграр университетында очрашулар сериясен үткәрәчәк. Алар студентларга практикада булган  хәлләр турында сөйләячәкләр һәм аларны компаниянең төрле өлкәләрдәге тәҗрибәләре белән таныштырачаклар.   

Чаралар циклын 6 февральдә «Август-Агро» идарәчел компаниясенең генераль директоры Айдар Галәүтдинов һәм башкарма директоры Гомәр Закиров ачтылар. Холдинг җитәкчеләре студентларга «Август-Агро»да практика узуның һәм эшкә урнашуның өстенлекләре, предприятиеләрдәге технологияләр  һәм   цифрлаштыру турында;  карьерага  юл яручы белгечләргә  бүген куела торган таләпләр, булган проблемалар  турында сөйләделәр. 

 “Авыл хуҗалыгы - перспективалы тармак. Сез дөрес юнәлеш  сайлагансыз.  Алда сезне актив тормыш көтә. Әйдәгез, Ватаныбыз иминлеге  өчен бергәләп  эшлик”, - дип йомгаклады беренче очрашуны Айдар Галәүтдинов. 

Атналык очрашулар форматында «Август-Агро» белгечләре студентларга No-till технологиясе, предприятиеләр кырларында кулланыла торган техника, цифрлы сервислар, азык җитештерү һәм киләчәк һөнәрнең практик тәҗрибәдә генә белергә мөмкин булган башка үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International