Татарстанда урып-җыю башланганнан алып 100 мең тонна ашлык суктырылган. Бөртекле культуралар 31 мең гектар мәйданда җыеп алынган.
Игенчеләребезгә 1 миллион 600 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп аласы бар. Бүгенге көннең төп бурычы – тәүлек саен 200 мең тонна ашлык суктырып алу! Уртача уңыш – мең бөртекнең 40 граммнан артуын исәпкә алганда, гектарыннан 30 центнердан ким булмас дигән ышаныч бар.
Баулы муниципаль районы хуҗалыкларының 2011 елгы урак эшләрен үткәрүгә әзерлеге тикшерелде, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчеләре.
Оператив белешмәләр буенча, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 8,6 мең гектар мәйдан җирдән җыеп алынган. Беренчеләр рәтендә Әлки, Кайбыч, Алексеевск, Норлат һәм Чистай районнары.
Агымдагы елда авыл хуҗалыгының икътисади мөһим төбәк программаларына өстәмә 6 млрд. сум акча бүленәчәк. Бу хакта Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин белән очрашу барышында РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белдерде.
Агымдагы елның 23 июлендә Чистай районында беренче уңыш бәйрәмен билгеләп үтәләр. Кама аръягы зонасы кырларыннан җыелган беренче уңыш ашлыгын төягән “КАМАЗ”лар Россия һәм Татарстан әләмнәре белән тантаналы төстә Чистай элеваторына юл алды. Алексеевский, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Чистай районнарыннан ашлык төяп 12-14 шәр машина килгән иде. Аларның һәркайсында 20 тоннага якын ашлык.
Шушы көннәрдә ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татар фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырлары белән танышып кайтты. Институт галимнәре белән министр язгы культуралар унышы, урып-җыю эшләренә әзерлек һәм уҗым культураларын чәчү хакында сөйләште.
Алексеевск, Чистай районы игенчеләре бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюга кереште. Беренчеләрдән булып эшкә “Родина” хуҗалыгы (Алексеевск районы) һәм ҖЧ “Куклушкино” җәмгыяте (Чистай районы) тотынды.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә терлекчелек буенча агымдагы елның беренче ярты еллыгына нәтиҗәләр ясалды.
Республиканың Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белгечләре Ютазы районы Ташкичү авыл хуҗалыгы җирлегендә саранча (итальян прусы) тапкан. Кайбер урыннарда бу корткычларның саны квадрат мәйданда 15-20 гә җиткән.