Оператив белешмәләр буенча, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 8,6 мең гектар мәйдан җирдән җыеп алынган. Беренчеләр рәтендә Әлки, Кайбыч, Алексеевск, Норлат һәм Чистай районнары.
Барлыгы республика буенча 29 мең тонна ашлык суктырылган. Алар арасында 3,77 мең тонна уҗым арышы, 24,6 мең тонна уҗым бодае бар. Гектарыннан алынган уртача уңышның күләме – 33,8 центнер.
Узган атнаның 23 июленнән республика икмәк кабул итү пунктлары һәм элеваторларына яңа уңыш кайтарыла башлады. Бүген Әлки районында – 11,2 мең тонна, Кайбыч белән Норлатта – 3,4 мең тонна, Алексеевскта – 3,3 мең тонна ашлык суктырылган. Быел республика игенчеләре алдында урып-җыеп кампаниясен эффектив оештыру бурычы куелган.