Татарстанда урып-җыю башланганнан алып 100 мең тонна ашлык суктырылган. Бөртекле культуралар 31 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Республикада уңыш гектарыннан уртача 32,2 центнер тәшкил итә.
Бөртекле культураларны урып-җыюда Әлки (биредә 19 мең тонна ашлык суктырылган), Нурлат (10 мең тонна) һәм Кайбыч (7 мең тонна) районнары әйдәп бара.