Алексеевск, Чистай районы игенчеләре бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюга кереште. Беренчеләрдән булып эшкә “Родина” хуҗалыгы (Алексеевск районы) һәм ҖЧ “Куклушкино” җәмгыяте (Чистай районы) тотынды.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар Алексеевк районынының 40 мең гектар мәйданын алып тора. Аларның 21,7 мең гектары - уҗым, 18,2 мең гектары язгы культураларга туры килә. “Родина” хуҗалыгында бөртекле культуралар 1,5 гектар мәйданда чәчелгән. 21 июльгә бирелгән белешмәләр буенча, барлыгы 41 гектардан 123 тонна бодай суктырылган. Уҗым бодаеның уңышы – гектарыннан 30 центнер.
Якын арада районда урып-җыю эшләренә ҖЧ “Алга”, “Ясная поляна” җәмгыятьләре һәм “ ВЗП “Южный” керешәчәк.
Чистай районының «Кутлушкино» хуҗалыгы игенчеләре борчак суктыра башлаган. Әлегә эш барлыгы 30 гектар мәйдан җирдә башкарылган. Гомумән, бу хуҗалыкта кузаклы культураларга 85 гектар мәйдан җир бүлеп бирелгән.
Чистай районында бөртекле һәм кузаклы культуралар якынча 59,5 мең гектар мәйданны биләп тора. Аларның 18,5 мең гектары – уҗым, 41 мең гектары язгы культураларга туры килә. Районда ҖЧ «Йолдыз» һәм «Галактионово» җәмгыятьләре тиздән уҗым арышын чабуга керешәчәк.
Республика буенча якынча 1,6 млн гектар мәйдан җирдән бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк. Аларның 571,8 мең гектары – уҗым, 1 млн гектар язгы культураларга туры килә. Хәзерге вакытта республика буенча уртача дымлылык 23-50 % ны тәшкил итә.