Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә терлекчелек буенча агымдагы елның беренче ярты еллыгына нәтиҗәләр ясалды.
Әлеге чарага районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, агрохолдинг һәм инвестицион оешма җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар, баш ветеринар инспекторлар, хуҗалык җитәкчеләре һ.б. чакырулы иде.
Марат Әхмәтов киңәшмәне быелгы урып-җыю мәсьәләләрен кузгатудан башлады. Аның сүзләренчә, табигый шартлар аркасында икмәк көтелгән вакыттан алдарак өлгерә. Бүген кайбер хуҗалыклар инде уҗым культураларын чабуга керешкән. Киләсе атна башында республикабызда массакүләм урып-җыю эшләренә старт биреләчәк.
Аннан министр терлекчелек мәсьәләләренә күчте. Залда утыручыларга ул 2011 елның беренче 5 ае шактый авырга туры килде дип белдерде. Чыгышында Марат Әхмәтов, хуҗалыкларга дәүләттән ярдәм көтеп ятмыйча, үз хисабына яшәргә өйрәнергә кирәк дип басым ясады.
Агымдагы елның ярты еллыгында терлекчелектә сөт һәм ит җитештерү, баш санын саклау һәм үрчетү мәсьәләләре буенча төп доклад белән министр урынбасары Нәҗип Хазипов чыгыш ясады. Ул белдергәнчә, беренче ярты еллыкта кош ите (8%) һәм дуңгыз ите (1%) җитештерүдә артым бар.
6 айда барлык төр авыл хуҗалыгы оешмаларында 572 мең тонна сөт, 149 мең тонна кош һәм терлек ите җитештерелгән. 2011 елның 1 июленә республикадагы мөгезле эре терлек саны 1107 мең баш, сыер – 416 мең, дуңгыз – 656 мең, сарык-кәҗә – 423 булган.
Актаныш, Саба, Әгерҗе, Мамадыш, Балтач, Арча, Баулы, Зәй районнары быелгы кырыс шартларга карамастан, терлек башы үсешен тәэмин итә алды, - дип белдерде Нәҗип Хазипов.
Сөт җитештерү буенча Апас, Актаныш, Сарман, Саба, Яңа Чишмә районнары уңай нәтиҗәгә ирешкән. Ит буенча Актаныш, Әлмәт, Буа, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Тукай районы хуҗалыклары алдан бара.
Сыерларның сөте кимүнең сәбәбен министр урынбасары иске көтүлекләр, савым барышында технологик тәлапләрне һәм ветеринар күрсәтмәләрне үтәмәүгә бәйләде.
Шулай ук Марат Әхмәтов терлек үртерү буенча югары нәтиҗәгә ирешү өчен урыннардагы технологларның хезмәтен тиешенчә бәяләләргә, ә хуҗалык рәисләренә үз эшләренә җаваплырак карарга тәкъдим итте.
Терлекчелек – авыл хуҗалыгынның әйдәп баручы өлкәсе дип белдерде министр киңәшмә ахырында. Беренче ярты еллыкта киметелгән күрсәткечләрне уңай якка үзгәрү өчен вакыт җитәрлек, - диде ул. Шулай ук терлекчеләргә - мал санын арттырырга, ә районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек буенча идарә башлыкларына бу юнәлештә эш планын төзергә кушылды.