Чистай элеваторына беренче уңыш ашлыгы кайтарылды

2011 елның 24 июле, якшәмбе

Агымдагы елның 23 июлендә  Чистай районында беренче уңыш бәйрәмен билгеләп үтәләр. Кама аръягы зонасы кырларыннан җыелган беренче уңыш ашлыгын төягән “КАМАЗ”лар Россия һәм Татарстан әләмнәре белән тантаналы төстә Чистай элеваторына юл алды. Алексеевский, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Чистай районнарыннан ашлык төяп 12-14 шәр машина килгән иде. Аларның һәркайсында 20 тоннага якын ашлык.

Игенчеләрне сәламләгән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бөртеклеләр уңышын массакүләм төстә җыюга керешү август башларына планлаштырылган булган. Әмма һава шартлары бу эшне дистәләрчә районда инде хәзер үк башлау мөмкинлеге биргән.

Дүшәмбедән республиканың күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре, төньяк районнардагы берничә хуҗалыктан кала, бөртеклеләр уңышын җыюга керешәчәк. “Узган елгы корылыктан соң икмәк бәясе безнең өчен аеруча сизелерлек булды. Юкка гына икмәк – тулы фәлсәфә, димиләр. Үткән ел безне бернәрсәсез калдырды. 2011 елның мулллык елы булуын бик телибез. Моңа кырдагы вәзгыять тә, уңай һава шартлары да өметләндерә. Хәзер гектарыннан 30 центнердан да ким булмаган уңыш алына. Агымдагы ел, ниһаять, хезмәтебезне бәяләргә сәләтле. 2011 ел, мөгаен, мул уңышлы еллар нәтиҗәләрен кабатлар”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр журналистлар белән булган әңгәмәсендә уңайлы һава шартлары булганда, көн саен 200 мең тонна икмәк суктыру бурычы торганлыгын җиткерде. Марат Әхмәтов проблемаларга да тукталды. Совет чорыннан бирле комбайннар паркы 2 тапкырга кимегән. Шулай ук язгы бодай уңышы да борчу тудыра.

Әңгәмә барышында икмәккә бәяләр хакында да сүз кузгатылды. “Барысы да ипи бәясе ашлык бәясеннән формалаша дип уйлый. Бу хаталы фикер – ипи бәясе “Газпром”да һәм энергетика предприятиеләрендә формалаша. Ипинең үзкыйммәтендә ашлык бәясенең өлеше 15 процент кына, калганнары – энергия чыгымнары. Быел бик югары уңыш булса да, кибетләрдә бәяләр түбән төшмәячәк, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен ачуланырга кирәкми”, -дип белдерде вице-премьер.

“Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International