Игенчеләребезгә 1 миллион 600 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп аласы бар. Бүгенге көннең төп бурычы – тәүлек саен 200 мең тонна ашлык суктырып алу! Уртача уңыш – мең бөртекнең 40 граммнан артуын исәпкә алганда, гектарыннан 30 центнердан ким булмас дигән ышаныч бар.
Бүген Татарстанның кайсы гына төбәгенә барып чыкма – хуҗалыклар муеннан эшкә чумган. Сөенечкә булсын инде – терлек азыгы әзерләүнең мең төрле мәшәкатенә урып-җыю эшләре дә килеп кушылды бит. Югыйсә күп хуҗалыклар бу кадәресенә 1 августта гына керешергә җыенган иде. Табигать үзенекен итә шул ул. Утыз градустан арткан кызу һава бөртекләрдәге дымны көнләп түгел, сәгатьләп киметә. Алдагысын белеп булмый дисәк тә, урып-җыюга мөмкин кадәр иртәрәк керешкән хуҗалыкларның икеләтә отасы бүгеннән үк билгеле. Кырдагысы түгел, амбардагысы ышанычлырак бит.
Шунысы да куандыра – хуҗалыкларда урып-җыюга төштек дип, терлек азыгы әзерләүгә игътибар кимеми. Көн саен бер шартлы терлеккә 1 центнер азык запасы арта. Байтак кына районнарда бу күрсәткеч инде 24-26 азык берәмлеге тәшкил итә! Эшләр болай барса, алга куелган максат – 1 августка республика буенча 4 миллион тонна сенаж һәм 1 миллион тонна печән әзерләнәчәк.
Тик шунысы гына эчне пошыра. Хәтта быелның асыл мөмкинлекләреннән тиешлечә файдалана белмәгән хуҗалыклар бар. Кем әйтмешли, болын тулы печән, өстәмә ашатам дисәң, кыр тулы күпьеллык үләннәр гөрләп үсеп утыра, ә хуҗалыкка барып күрсәң – терлек-туар бикле аратада ярым ач хәлдә асрала. Нәтиҗәсе күз алдында – савылган сөт күләме узган ел белән чагыштырганда да азрак! Төрледән-төрле сәбәпләр табып, мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметүче хуҗалыклар да бар әле.
Андыйларда урып-җыю эшләре дә эленке-салынкы барачагы көн кебек ачык. Көтү көтәргә кеше таба алмаганда, комбайнга юк та юк инде ул. Булган кадәр техниканы нәтиҗәле файдалана алсалар да рәхмәт.
Техникадан файдалану дигәннән, урып-җыю чорында бу кадәресе аеруча мөһим. Колхоз-совхозлардан калган трактор-комбайннарны тизрәк сүтеп, металлоломга тапшыру ягын караган хуҗалыклар хәзер терсәкне тешли бугай. Совет чорында булган сигез меңнән артык комбайн паркының хәзер яртысы гына калган бит. Югыйсә урып-җыю вакытында ул чордан сакланып калган комбайннарга да эш җитәрлек. Югары җитештерүчән чит ил техникасы ватыла-нитә калса, үзе үк олы мәшәкать ул. Андый киң колачлы техникага тигез һәм зур мәйданнар кирәк бит.
Авыр йөк автомашиналары белән дә шул ук хәл. Бүгеннән үк меңгә якын авыр йөк машиналары җитешми. Дөрес, республиканың эре предприятиеләре якын арада өч йөзләп автомашина белән ярдәм итәчәкләр. Урып-җыю чорында шәхси кулларда булган техниканы да нәтиҗәлерәк файдаланасы бар.
Урыны-урыны белән дымлылык 30 проценттан кимрәк булса да, сүрән ашлыкны саклау шулай ук проблемага әйләнә. Булган кадәр элеваторлар ташкын кебек кайтучы бөртекләрне сыйдырып бетерә алмаячак. Мондый шартларда һәр хуҗалык иң элек үзендә булган мөмкинлекләрне барласын иде. Иске амбарларны, ашлык сакларга мөмкин биналарны яраклы хәлгә китереп кую комачау итмәс. Синоптикларның көзгә таба тоташ яңгырлар вәгъдә итүен дә онытырга ярамый.
Республикада урып-җыю эшләрен башлап җибәргән Алексеевск, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Чистай районнарының кулы җиңел булыр, шәт. Аларга актив рәвештә кушылып киткән күп районнар, шул исәптән Буа һәм Әлки районы кырларында да эш оешкан төстә бара. Игенчеләр мөмкинлек булганда вакыт белән дә исәпләшеп тормый. Барлык төр матди кызыксындыру чаралары да кулланыла.Шушы алты атнада кем алдатмый – шул ота! Комбайнчылар, механизаторлар, машина йөртүчеләр, кыскасы, урып-җыюда иртә таңнан төнгә чаклы намус белән эшләүчеләр иң югары хезмәт хакын шушы айларда ала.
Белгечләр раславынча, быел уңыш гектарыннан 30 центнердан да ким булмас, шәт. Бирсен Ходай! Актаныш районы хуҗалыклары әнә аннан да югарырак нәтиҗәләргә өмет итә. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә яңа сортлар сынау нәтиҗәсе дә бу. “Родонь”, “Огонек” һәм “Казан 560”сортлы көзге бодай да бик уңган. 400 гектарда утыртылган “Өмет” сорты да быел бер гектардан уртача 58 центнер уңыш бирә! Район башлыгы Энгель Фәттахов раславынча, Актаныш игенчеләре бер үк вакытта Башкортстан, Мәскәү, Себер, Самара һәм Россиянең башка регионнары галимнәре белән дә тыгыз элемтәдә. Димәк, район игенчеләре киләчәктә тагын да зуррак үрләр яулаячак әле.
Камил Сәгъдәтшин