Марат Әхмәтов Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән уңыш формалаштыру мәсьәләләрен карады

2011 елның 22 июле, җомга

Шушы көннәрдә ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татар фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырлары белән танышып кайтты. Институт галимнәре белән министр язгы культуралар унышы, урып-җыю эшләренә әзерлек һәм уҗым культураларын чәчү хакында сөйләште.

Шулай ук Марат Әхмәтов бәрәңге үсеше белән дә кызыксынды. Бүген, сортына карап, гектарында 150-200 центнер бәрәңге уңышы тупланган. Көненә 1 гектарда 5 центнер бәрәңге үскәнен исәпкә алсаң, бер ай эчендә уңыш гектарыннан 300 центнерга җитәргә мөмкин.

Институт шәхси секторда эшчәнлеген киңәйтеп, орлык сатуны 30 % ка арттырган. Галимнәр белдергәнчә, вак орлык материалы уңышның сыйфатына һәм күләменә турыдан-туры бәйле. Шулай ук быелгы табигый шартлар сабакның иртә өлгереп, үлүенә китерә ала.

Бөртекле культуралардан министр аеруча язгы бодайга игътибар бирде. Галимнәр аңа җирле һәм чит районнарда селекцияләнгән сортларны тәкъдим итте. Министр белдерүенчә, язгы бодайның Экада 66 сорты авыруларга һәм басуда сөрлегүгә бирешми. Селекционерларга Марат Әхмәтов сыйфатлы орлыклар булдыру эшен көчәйтергә дигән бурыч куйды.

Очрашу барышында генетик яктан төрле булган арпа сортлары да тәкъдим ителде. Алар арасыннан безнең шартларга иң туры килгәне Девятовский сорты. Министр шулай ук культураның югары аксымлы сортларын табу эшен киңәйтүне сорады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры уҗым культураларына бәйле сорауларга аеруча зур игътибар бирде. Республикада уҗым культураларының уңышын 2 млн тоннага җиткерергә дигән бурыч куелган. Моның өчен сортка гына түгел, ә кулланылган технологияләргә дә игътибар бирергә кирәк.

Очрашу барышында зоналарда уҗым культураларын утырту вакыты буенча сөйләшү булды. Әлеге эшне 20 августтан алып 10 сентябрьгә кадәр башкару кулай.

Шулай ук терлекчелектә тритикале дип аталган яңа төр уҗым культурасын куллану мәсьәләсе дә күтәрелде. Җитештерүчәнлеге гектарыннан 6,5 тонна булган Немчиновский 56 сорты тәкъдим ителде.

Министр кукурузаны маллар өчен иң югары энергетик азык дип билгеләде. Институтның тәҗрибә басуында аңа бу культураның төрле сортлары күрсәтелде. Хәзерге көндә фәнни үзәктә кукурузаның яңа төрен булдыру өстендә эшлиләр.

Урып-җыю кампаниясенә килгәндә, белгечләр уҗым бодаен җыю буенча массакүләм эш  - 25 июль - 1 август, уҗым арышы һәм тритикале буенча – 28 -3 августта башланыр дип фаразлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International