Баулыда катлаулы уракка әзерләнәләр

2011 елның 26 июле, сишәмбе

 

Баулы муниципаль районы хуҗалыкларының 2011 елгы урак эшләрен үткәрүгә әзерлеге тикшерелде, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчеләре.

Район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев җитәкчелегендәге махсус комиссия район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уракка әзерлеген тикшерде. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән тыш, комиссия составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация һәм инженерлык техникасы сәясәте буенча әйдәп баручы белгече Рафаэль Сафин да бар иде.

Комиссия комбайннар паркының, ындыр табакларының әзерлеген, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгын саклауны бәяләде. Рафаэль Сафин сүзләренә караганда, Баулы районы аграрийлары уракка әзерләнүгә җаваплы караган. Нәтиҗәдә, “Кызылъяр”, “Николашкино”, “Берлек” җәмгыятьләре, “Колос” кооперативы, “Хаҗиев” крестьян-фермерлык хуҗалыклары аеруча яхшы әзерләнгән, дип табылган. Җитешсезлекләрне бетерүгә хуҗалыкларга бер атна вакыт бирелгән.

Быел район аграрийлары каршында 28800 гектар җирдән бөртекле культуралар җыеп алу бурычы тора. Уракка 65 комбайн төшәчәк – 25 “Дон-1500”, 20 чит ил комбайны, 20 “Нива” һәм “Енисей”. Уңышны ындыр табагына КамАЗ һәм махсус механикалаштырылган арбалы тракторлар ташыячак.

Белгечләр әйтүенчә, Татарстан аграрийлары быел катлаулы уракка әзерләнә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге башлыгы Наил Галиуллин белдерүенчә, җил һәм көчле яңгырлар нәтиҗәсендә шактый гына мәйданда бөртекле культуралар җиргә яткан, алар тиз генә яңадан баса алмаячак. Андый мәйданнарда берьюлы чабу һәм сугу мөмкин булмаганга, уңышны җыю озаккарак сузылырга мөмкин. Һава торышын һәм башка шартларны исәпкә алып, быел һәр комбайнга ике механизатор беркетү турында карар чыгарылган, уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен, авыл хезмәтчәннәренә ике сменада эшләргә туры киләчәк. ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, өстәмә эшче кулларны сәнәгать предприятиеләреннән җәлеп итү планлаштырыла.

“Хезмәткә дан” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International