2011 елда авыл хуҗалыгының икътисади мөһим төбәк программаларына өстәмә акча бүленәчәк

2011 елның 25 июле, дүшәмбе

Агымдагы елда авыл хуҗалыгының икътисади мөһим төбәк программаларына өстәмә 6 млрд. сум акча бүленәчәк. Бу хакта Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин белән очрашу барышында РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белдерде.

Өстәмә чаралар традицион юнәлешләрне финанслауга тотылачак. Мәсәлән, сөт һәм ит терлекчелеге үсеше, авыл хуҗалыгының Россия җирлеге өчен традицион тармаклар үсеше, социаль-икътисади мөһим булган җитештерү юнәлеше һәм кече форма хуҗалыкларда беренчел эшкәтү.

Аннан кала 6 млрд. сум акча ике яңа перспектив юнәлешкә дә салыначак. Аларның беренчесе – хуҗалык эчендәге мелиоратив системалар үсеше булса, икенчесе – бакча, коммерциягә корылмаган дача участокларын алга җибәрүдә ярдәм итү.

РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белдерүенчә, Министрлык программаны төбәкләр буенча бер ай эчендә раслаячак.

РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International