Республиканың Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белгечләре Ютазы районы Ташкичү авыл хуҗалыгы җирлегендә саранча (итальян прусы) тапкан. Кайбер урыннарда бу корткычларның саны квадрат мәйданда 15-20 гә җиткән.
Саранча - авыл хуҗалыгына иң зур зыян салучы бөҗәкләрнең берсе. Көненә ул үз массасыннан 2-3 тапкырга күбрәк яшел масса ашый. Азыкның 5 % ын гына үзләштерсә дә, бер корткыч үз гомерендә 50-100 г үсемлекне харап итә.
Әлеге кортлар үз юлларында очраган һәр яшеллекне юкка чыгарып күченеп йөри. Бер саранчаның очу тизлеге – 8-10 км/сәгать.
Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә саранча тигән урынның мәйданы 1 гектардан 20 гектарга кадәрле җиткән. Районда корткыч бөҗәкләрне табуга ук махсус препаратлар белән эшкәртү үткәрелә һәм тиешле агротехник чаралар күрелә.
Мәсьәләне хәл итү һәм кисәтү максатыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында оператив штаб булдырылган. Кичә Тукай исемендәге хуҗалыкта беренче утырыш булды. Биредә Ютазы районындагы саранча зыян салган урыннарны бетерү буенча план каралды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Республиканың Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белгечләре һәм район җитәкчелеге һәм хуҗалык рәисләре катнашты.