ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2013 ел
сишәмбе

Быел Арча районы "Курса-МТС"ы хуҗалыгында 1124 гектарда бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культура чәчү планлаштырыла.


18
март, 2013 ел
дүшәмбе

Чүпрәле районының Яңа Элмәле авылында, Алексей Амосовның гаилә фермасында семинар үтте. Семинарга хуҗалык җитәкчеләре урынына авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр чакырылган иде. Семинар эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Александр Шадриков, аның икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов, район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов, идарә белгечләре, банк хезмәткәрләре катнашты.

Конференциянең максаты – яшь белгечләргә үзара иҗади мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, үзләренең фәнни ачышларын күрсәтергә, киләчәктә үзара фәнни эшчәнлек булдырырга мөмкинлекләр тудыру.  


16
март, 2013 ел
шимбә

Шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш, Балык-Бистәсе районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итте.

2013 елның 15 мартында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгын газ ягулыгы белән тәэмин итү турындагы сорау каралды.


15
март, 2013 ел
җомга

Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 77,5 млрд сумлык тулай продукция җитештерелгән. Ә барлык формадагы хуҗалыкларда җитештерелгән тулай продукция күләме 147,5 млрд сум тәшкил итә.

Эшлекле сәфәрнең төп максаты - “Унибокс” авыл хуҗалыгы предприятиясенең тәҗрибәсе белән танышу.


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Узган җомга көнне район башлыгы Васил Хаҗиев «түгәрәк өстәл» артында үткәргән сөйләшүдә дә кадрлар темасы үзәктә булды. Фикер алышуларда Кама политехника көллияте директоры Р. Ситдиков, югары категорияле һөнәргә өйрәтү мастерлары Л. Йосыпова, Ә. Сөләйманова, мәгариф бүлеге башлыгы Р. Исаев һәм районның баш ветеринария табибы Ә. Әбделманов катнаштылар.

Язгы чәчү эшләренә трактор паркының 88 проценты, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарының 95 проценты әзерләнгән.

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан агросәнәгать делегациясе Беларусь Республикасына тәҗрибә тупларга китте. Эшлекле сәфәрнең төп максаты - “Унибокс” авыл хуҗалыгы предприятиясенең тәҗрибәсе белән танышу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International