Курсада бар да әзер

2013 елның 19 марты, сишәмбе

Заманында алдынгы комбайнчылары, терлекчеләре, оста көрәшчеләре белән дан тота иде Арча райоынның Корайван авылы. Иртән икешәр, өчәр йөк машинасына төялеп Урта, Түбән Курса, Сарай–Чокырчага эшкә таралырлар иде. Бүген дә әле хуҗалыкның терәге булган ир–егетләр бар.

— Корайваннан Фоат Гыйниятов белән Фәрит Вафин, Урта Курсадан Альберт Фәйзиев кыш буе бөтен тагылма коралларны ремонтлап чыктылар, — ди “Курса МТСы” шир-кәте” җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов.

Элегрәк ремонт эшләре һәр бригадада аерым алып барылса, хәзер ул бер урында тупланган. Болай эшләүнең уңай яклары күп, бар әйбер кул астында, мастерскойда җылы, якты, запас частьлар белән склад тулы.

Тракторчылар үзләренә беркетелгән техниканы бер кат карап чыккан. Таһир Гыйбадуллин “Т–150” тракторында 21 ел эшли. Соңгы җиде елда двигателенә кагылганы булмаган, быел менә шуны яңартып алган. Утыз елдан артык стажы булган тәҗрибәле механизаторның басуга чыккач тукталып торганы юк.

Фәрит Гайнетдинов, Мансур Хаҗиәхмәтов, Илдар Гыйльметдинов та хуҗалыкның мактаулы тракторчылары, алар да техниканы тулы әзерлеккә китереп куйдылар.

— Быел 1124 гектарда бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар чәчәсебез бар, — ди баш агроном Вильдан Дияров. — Көздән 1064 гектар арыш чәчкән идек, өч тапкыр алып тикшерттек, әйбәт хәлдә алар.

Орлыкларның 70 проценты — элиталы сортлар. Берәр тонна бодай, арпа, борчак оригиналь сортларын кайтартканнар. Һәр елны әнә шулай яңартып торалар.

1100 тонна аммиак суы, 240 тонна аммиак селитрасы әзерләп куелган. Әле тагын катлаулы ашлама кайтарту буенча эш алып баралар.

Бер гектарга 70 килограммга якын тәэсир итүче матдәләрдә ашлама туры киләчәк. Чәчүлекләрне эшкәртү өчен химикатлар көздән туплап куелган.

Быел бер “МТЗ–82”, бер “МТЗ–1221” тракторы, “БДН–7” агрегаты, агулау машиналары алганнар. Озакламый ике пресс агрегаты кайтачак. “КСК”,   “Полесье” комбайннары әзер хәлдә.

Хуҗалыкта язгы кыр эшләрен әйбәт срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен бар да әзер, — ди баш агроном. — Һава шартлары да әйбәт килеп, игенчеләребезнең хезмәте матур нәтиҗәләр китерсен дип телисе генә кала.

Арча хәбәрләре”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International