ТР да чәчү эшенә 12 мең трактор, 2887 чәчү агрегаты һәм 505 чәчү комплексы чыга

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

ТР да чәчү эшенә 12 мең трактор, 2887 чәчү агрегаты һәм 505 чәчү комплексы чыга. Язгы чәчү эшләренә трактор паркының 88 проценты, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарының 95 проценты әзерләнгән. Чәчкечләр һәм культиваторлар ремонты төгәлләнеп килә.

Чәчү техникасы бер тәүлектә 130 мең гектарда эшләргә тиеш, бу чәчү кампаниясен билгеләнгән срокта тәмамлау мөмкинлеге бирә.
Узган еллардагыча язгы чәчү эшләре вакытында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында кыр эшләрен координацияләү буенча штаб эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International